Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала төрмәгә түгел, ә имтихан бирергә килә (фото)

9 һәм 11 чыгарылыш класслары җаваплы чор алдында - Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты килеп җитте.

Бу алар өчен генә түгел, ә әти-әниләр һәм укытучылар, мәктәп һәм район мәгариф җитәкчелеге өчен дә гаять борчылу вакыт. Укучының биремнәрне эшләүләре генә түгел, ә аны башкарганда һәм тапшырганда һәр вак мәсьәлә иң әһәмиятлесенә әверелергә мөмкин. Бу җәһәттән район эчке эшләр бүлеге, электр һәм элемтә, коммуналь хуҗалык һәм башка төр хезмәт күрсәтүче тармак җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән шимбә көнне үткәрелгән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәрбер җаваплы җитәкче алдына имтиханнарны уңышлы үткәрү буенча төгәл бурычлар куйды. Бигрәк тә балаларның халәтен авырайтмыйча, куелган таләпләр кысаларында бик сак булырга чакырды. «Балалар бу имтиханнарга куркып түгел, ә шатланып килергә тиешләр. Алар бит төрмәгә килми, шуның өчен аларны алдан ук авыр хәлгә куймаска кирәк. Барысы да Закон кысаларында, әмма бик тә җайлап эшләнергә тиешле», дип имтиханнарны оештыручылар алдына үзенең фикерен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250