Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар чараларда теләп катнаша

Быел экологик культура һәм әйләнә тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Безнең Норма урта гомуми белем мәктәбендә бу юнәлештә эшләүгә, балаларда туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Мәктәптә «Табигать белән гармониядә» дип аталган экология түгәрәге эшләп килә. Анда укучылар атмосфера, су, явым-төшем, туфрак, үсемлекләр составы торышын датчиклар ярдәмендә өйрәнәләр, мониторинглар ясыйлар. Экологик мониторинг эшләре өчен мәктәбебезгә махсус җиһазлар да кайтарылды.

2012-2013нче уку елында безнең мәктәп «Мәктәбем сәламәтлеге» экология мониторингы-ның республика проектында катнашты. Укучыларыбыз район, республика, бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда, акцияләрдә катнаштылар. «Парклар маршы», «Яшел планета» конкурсларында, «Әйләнә-тирә мохитне өйрәнүче яшьләр», «Фәнгә адымнар», «Нобель өметләре» һәм башка фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннар алдылар. Шулай ук район, республика күләмендә уздырыла торган «Бердәм экология» һәм чисталык дәресләре, экология айлыклары үткәрелә. Без, балалар белән күбрәк табигатьтә булырга, анда төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Мәсәлән, яз көне укучылар әти-әниләре белән сыерчык оялары ясадылар. Без балалар белән, урманнарына барып, бәйрәм чарасы уздырып, шул ояларны агачларга урнаштырдык. Бу чараларга районыбыз экологола-рын да чакырдык. Гомумән, без алар белән даими элемтәдә торабыз. Мәктәпкә класс сәгатьләренә, класстан тыш чараларга чакырабыз.

Быелгы уку елында да инде классларда чисталык дәресләре уздырдык. Ә менә 5нче «а» һәм «б» сыйныфы укучылары районыбыз экологлары Альберт, Рамил, Наил абыйлары белән берлектә Балтач тыюлыгына кергән Нормабаш плотинасы әйләнәсен чүптән арындырдылар. Ул көнне һава торышы да аяз булды. Бу тәрбияви чарага укытучылар да, балалар да бик теләп катнашты. Шушы «Чиста урманнар» акциясендә катнашкан һәркем башкарган эшеннән канәгать калды һәм аларның күңеле туган ягы табигате чисталыгын кайгырта алудан туган горурлык хисе белән тулы иде.
Рәсемдә: туган як табигатенең чисталыгы өчен без җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250