Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар террорга каршы

Күптән түгел конкурста җиңү яулаучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белән очрашты.

Апрель аенда «Балалар террорга каршы» исеме астында рәсем конкурсы узган иде. Мәктәп укучылары, бигрәк тә башлангыч классларда укучы балалар зур активлык күрсәтте. Иҗат җимешләре комиссия членнарында зур соклану уятты. Менә конкурска нәтиҗәләр ясалды.


- Террорга булган мөнәсәбәтегезне рәсемнәрдә шуның кадәр ачык чагылдыргансыз, хәтта без өлкәннәргә дә уйланырга җирлек туды. Рәхмәт хезмәтегез өчен. Конкурска әзерләгән укытучыларга да, сезгә ярдәмгә килгән әти-әниләрегезгә дә рәхмәтнең иң олысы, - диде Рамил Шакиров. Конкурста җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы да кызыксындыру бүләгенә ия булды. Кыска гына вакыт эчендә укучылар район җитәкчелеге белән әңгәмә дә корып алды. Бүләкләү мизгеленнән соң дуслык, татулык, түземлек турында кечкенә генә видеоролик та каралды. Соңыннан балалар башкарма комитет җитәкчесе белән истәлек өчен фотога төште.

Районның террорга каршы комиссия сәркатибе ЭНҖЕ ГАРИПОВА: «Балаларның террор сүзенең мәгънәсен, асылын кәгазь битләрендә шулкадәр оста итеп күрсәтә алулары комиссия әгъзаларын сөендерде. Бу фаҗиганың зур югалтулар, күз яшьләре икәнен аңлаулары бик мөһим».


Рәсемдә: җиңүләр җиңел бирелмәсә дә, бүләк алулары бик рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250