Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балалары күңелле ял итәләр

Кече Лызи авылы янында, урман итәгендә урнашкан «Романтик» исемле балаларны ял итттерү үзәге инде икенче сменага балалар кабул итте.

Беренче сменада әйдәп баручы-лидерлар ял итсә, икенче смена нәкъ менә сәламәтләндерү, ял итүгә юнәлдерелгән. Монда 126 бала тупланган, алар 21 көн дәвамында бер-берсе белән аралашып, уйнап, ял итеп, көч җыячаклар.
Лагерьның төп хуҗасы - начальнигы Ильяс Солтан улы әйткәнчә: -«Балаларның әйдаманнары төрле урта һәм югары уку йортларыннан килделәр, алар арасында егетләрнең чагыштырмача күп булуы эштә җиңеллек бирә, балаларның да аларга карашы яхшы».
Яңартылган йокы корпусы һәм бигрәк тә ашханәнең зур итеп үзгәртелүе ял итү лагерен тагын да уңайлы иткән.
Ашату өчен продукция үзәкләштереп, көн саен китерелә, пешекчеләр дә югары квалификацияле, шуңа да тәлинкәдә ашау калдырган бала юк диләр, алар.
Без булган вакытта балалар режим буенча кинофильм карыйлар иде, редакция белән чыгарбыз әле, дип кәнагәтьләнү хисе белән кайтып киттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250