Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балалары “Әкияти могҗиза серләре”н ачты (+фото)

25 апрель көнне Балтачның икенче номерлы балалар бакчасында "Әкияти могҗиза серләре" дип исемләнгән интеллектуаль очрашу уздырылды.

Уен-бәйгенең максаты балаларның әкиятләр турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, гомумиләштерү; матур әдәбият әсәрләренә, китап укуга кызыксыну тәрбияләү иде. Уен-бәйгедә Балтач бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Кече Лызи, Кариле, Сосна балалар бакчасы коллективлары катнашты.

Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчасы - беренче, "Салават күпере" - икенче, "Каенкай" - өченче, "Кече Лызи балалар бакчасы дүртенче урынга лаек булды, командаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250