Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балалары җәйге ялларны ничек үткәрәчәк?

Җәйге каникуллар башланырга да аз гына вакыт калып бара.

Балаларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар бирү, мәктәп яны лагерьларендә укучыларның җәйге ялын оештыру, иминлекләрен тәэмин итү турында җитәкчеләр инде бүгеннән кайгырта.


Җәйге каникуллар чорында балалар быел да «Романтик» лагерендә ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрендә көндез эшләүче мәктәп, хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк.


Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны-акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район халкын эш белән тәэмин итү, мәшгульлек үзәгендә җәйге каникул чорында теләге булган 14-18 яшлек яшүсмерләрне эшкә урнаштырырга ниятлиләр. Район социаль яклау бүлеге аша төрле шифаханәләрдә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм аларны ял иттерү каралган.
Аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның ялын оештыруга да зур игътибар бирелә.


Кыскасы, балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250