Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балаларының җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтәчәк, ди Резеда Гаязова

Җәйге яллар башланып китте. Кемнәрер өйдә генә калып, әти-әнигә булышуны хуп күрсә, ел буе лагерь тормышын сагынып көтүче балалар да аз түгел. Балаларның җәйге ялы һәм эш белән тәэмин ителеше турында район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова белән әңгәмә кордык.

- Резеда Сәләхиевна, быел балалар кайларда ял итә алачак?
- Балтач муниципаль районының мәгариф идарәсе аша быел 868 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 90 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә "Романтик"та өч сменада 340 бала ял итәчәк.

- Көндезге мәктәп яны һәм җәйге ял һәм хезмәт лагере барлык мәктәпләрдә дә эшләячәкме?
- Балтач мәктәбеннән кала, барлык мәктәп укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Җәйге ял һәм хезмәт лагере исә Чепья, Бөрбаш, Кече Лызи мәктәпләрендә генә оештырылаэ

- "Романтик" лагеренең эш графигында үзгәрешләр бармы?
- "Романтик" гадәттәгечә 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 12 июньнән 29 июньгә кадәр булачак. 18 көн дәвамында 120 бала патриотик тәрбия, экологик белем бирү юнәлешендә уеннар, викториналар, очрашулар үткәреләчәк. Юллама - 12837 сум. Әти-әниләр 1930 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 4 июльдән 24 нче июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 105 бала һәм төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 15 бала ял итә алачак. Техник ижат, кул эшләре белән шөгыльләнүгә игътибар биреләчәк. Юллама бәясе 14998 сум. Әти-әниләр 2250 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, 100 бала 7 көн ял итәчәк. Лидерлык серләренә, инглиз теленә өйрәнәчәкләр. Ул 26 июльдән 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 4992 сум. Әти-әниләр 750 сум түләячәк.

- Резеда Сәләхиевна, заявкалар ничек бирелә?
- Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен заявкалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен заявкаларны әти-әниләре эшләгән бюджет оешмалары бирә.

- Районыбызда тагын нинди лагерьлар эшләячәк?
- Яшьләр бүлеге аша 3-9 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 60 бала ял итә алачак. Республиканың Яшьләр эшләре, спорт, туризм министрлыгының палаткалы "Йолдызлы десант" лагере 9-15 август көннәрендә Питрәч районында узачак.

- Ялы ял белән инде, җәйге ял чорында бераз акча эшлим дигән балалар да була бит. Аныйларга эшләргә мөмкинлекләр бармы?
- Чыннан да, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны-акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район мәшгульлек үзәге "Сосна", "Игенче", "Кама", "Дуслык", "Агрохимсервис", "Ушма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, "Төзекләндерү" оешмасы белән килешү төзеп, 100дән артык баланы эшкә урнаштырачак.

- Быел азкеремле гаиләләрнең балаларын бушка ял иттерүгә үзгәрешләр кертелде дип беләбез.
- Әйе. Социаль яклау бүлеге аша пособие алучы азкеремле гаиләләр элек социаль яклау бүлегенә мөрәжәгать итсәләр, хәзер балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә яисә яшьләр бүлегенә мөрәжәгать итеп, балаларын бушка санаторийларда, лагерьларда ял иттерә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250