27 мартта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерү буенча "Юл картасы" ("Дорожная карта") һәм "Һәркемгә уңайлы мохит" ("Доступная среда") республика программалларын 2013-2014 елларда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Төп инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре һ.б. катнашында...
Шулай ук җыелышта башкарма комитет башлыклары, башкарма комитетларның мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары, "Һәркемгә уңайлы мохит" һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерү буенча "Юл картасы" программалары гамәлгә ашырылган мәктәп директорлары катнашты.
Энгель Фәттахов үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, "Һәркемгә уңайлы мохит" программасына 2013 елда Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегеннән 15 гомуми белем бирү учреждениясе кергән. Һәр мәктәпкә 1 271,3 мең сум акча бүлеп бирелгән. "Тик Лаеш, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарындагы биш мәгариф оешмасында һаман эшләр тәмамланмаган. Кечкенә генә булса да динамика да күзәтелми", -дип хәбәр итте ул. Башкарма комитет башлыкларыннан аның сәбәпләрен ишеткәч, министр бөтен калган эшләрне дә 15 апрельгә тәмамлауларын сорады.
Энгель Фәттахов үз чыгышында әйтеп үткәнчә, бу елны тагын бер программа - авыл мәктәпләре спорт залларында капиталь ремонт программасы старт алган. "Бу елның 6 мартында "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең Генераль советы Президиумы утырышында авыл мәктәпләрендә массалы спортны үстерү өчен шартлар тудыру карары кабул ителде, аның кысаларында 2014-2016 елларда авыл мәктәпләре спорт залларын ремонтлау өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирү каралган",- дип ассызыклады ул.
Шулай ук балалар бакчалары төзү программаларын гамәлгә ашыру барышына мониторинг ясалды. "2013 елда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә урыннар булдыру программасы буенча бүгенге көндә 16 объектта төзелеш эшләре алып барыла. Бөтен балалар бакчалары да 1 июньдә балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш", - дип ассызыклады.
Фото: http://academ.info/news/26690
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев