Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач бистәсендәге тротуардан кыр казлары кебек тезелешеп, балалар экскурсиядән кайта

Балтач бистәсендәге тротуардан кыр казлары кебек тезелешеп, чыр-чу килеп кайткан бу балаларны җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә каерыла-каерыла карап кала.

"Бигрәк күңелле итеп кайтасыз? Кая барган идегез?" - дип сораучылар да юк түгел. Детсад яшендәге ике дистәгә якын баланы үзәк урам буйлап йөртү уен-муен эш түгел, зур җаваплылык. Өченче номерлы "Карлыгач" бакчасы балалары икән алар. Тәрбияче апалары Әлфия Әгълуллина, Гузәлия Шәрәфиева, Светлана Федорова, Гөлия Галимҗановалар белән үзәк китапханәгә экскурсиягә менгәннәр.
Китапханәгә безне еш чакыралар. Аннан тыш пекарняга, автовокзалга, табигать кочагына экскурсияләргә чыгабыз, болынга, каенлыкка барабыз, - дип сөйли тәрбиячеләр. - Көннәр матур булганда, йөреп торабыз. Балалар, бердән, тирә-якны, юлдагы хәрәкәтне күзәтергә яраталар, икенчедән, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә җиңелрәк өйрәнәләр. Шушы араларда мәктәпкә, гимназиягә дә барачакбыз әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250