Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач егетенең максаты — Мәскәүне яулау

Яхшы укуы, үзенең гаять тә итагатьле, ярдәмчел булуы белән Ринат Нуриев күпләрнең ихтирамын яулады. Балтач урта мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлаучы бу егет бүген үк инде студент.

Казан федераль университетының һәр факультеты Ринатны биш куллап каршы алырга әзер. Район, республика, Рәсәй күләмендә үткәрелгән конкурсларда гел беренчелекне яулаучы Ринат укудагы ирешелгән уңышлары өчен университет ректоры тарафыннан 20 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары күрсәткечләре өчен Ринатка быел да Балтач муниципаль районы башлыгының гранты тапшырылды. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, югары белемне Мәскәүдә алырга тели ул. Теләкләрең кабул булсын да, куйган максатларыңа ирешергә язсын сиңа, Ринат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250