Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары якташ шагыйрә Фәридә Шакирова белән очрашты (фото)

Апрель - милли җанлы һәр татар кешесе өчен Тукай айлыгы буларак билгеле. Шул уңайдан гимназиябездә якташыбыз, укучыларыбызга бик күп әсәрләр бүләк иткән шагыйрә, тынгысыз каләм иясе, республика күләмендә танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Гариф кызы Шакирова белән очрашу үткәрелде.

Чарада 5-8нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Тукай шигъриятенә мөрәҗәгать итү белән башланып киткән чара моннан 75 ел элек Балтач районының бик күп чишмәле, гүзәл табигатьле, Бөрбаш авылында туып-үскән Фәридә Гариф кызы Шакирова иҗатына күзәтү рәвешендә дәвам итте.
Шагыйрәнең үз тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне үтемле итеп сөйләве, төрле темаларга язылган шигырьләрен сәнгатьле укуы, яңгыравыклы көр тавышы тамашачыны сокландырды. Әңгәмә кебек барган бәйрәм кичәсендә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, Фәридә апага, киләчәктә язар өчен, хәзерге яшь буынны кызыксындырган темалар тәкъдим иттеләр.
Директор Ренат Мөхәрләмовның Фәридә апа Шакированы олы юбилее белән котлап, иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын теләп, укучыларыбыз тарафыннан гимназия типографиясендә эшләнгән "Кулъязмалар дәфтәре" бүләк итүе әдәби кичәнең истәлекле мизгеле булды, дип хәбәр итәләр укучылар.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250