Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучыларына Соңгы кыңгырау бәйрәмендә алтын каләмнәр бүләк иттеләр (+фоторепортаж, видео)

Әле генә ямьсез, яңгырлы, салкын 1нче сентябрь бәйрәмен әлеге коллектив белән бергә каршы алган идем. Ул чакта да балаларның шат күңелле булулары тәрәзә артындагы һава торышына игътибар бирмәскә этәрде, бүген исә Соңгы кыңгырау бәйрәмен кояшлы да, матур да көн белән каршы алдык.

Гадәттәгечә Балтач гимназиясендә сыйныф укучыларын чакырганда аларга кыскача гына характеристика биреп, һәрберсенең шәпский бер ягын ассызыклыйлар. Бүген дә шулай булды... Иң зәвыклы, иң оригиналь, иң гүзәл һәм башка шундый төшенчәләр саналган мәлдә күлдә йөзгән аккошлардай егетләр һәм кызлар калган укучылар алдыннан үтте.
Әлеге бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, ветеран укытучылар, әти-әниләр тамаша кылды. Гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов ел буе ирешелгән уңышлары белән уртаклашып, мактанырлык җиңүләребез бар дип горурланды. Рамил Илдусович әлеге җиңүләрдә укытучылар коллективының көчен ассызыклап үтте. «Форпост» җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов ел буе әлеге юнәлештә яхшы эшләгән балаларны бүләкләп үтте. Унберенчеләрнең беренче сыйныф укытучылары алар белән булган истәлекләрен барлап, беренче дәфтәрләрен бүләк иттеләр. - Әлеге класс белән эшләгән елларымны мин бәйрәм итүгә тиңлим, - диде Раушания Юнысовна. - Алар кебек мөстәкыйль сыйныфлар бик сирәк. Шушындый балалар үстергән әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез, - диде ул күз яшьләре аша. Ә әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерүче Валентина Ефимова укучыларга бүләк итеп имтиханнарда бишле генә куйдыручы алтын каләмнәр бүләк итте. Беренчеләрнең унберенчеләргә әйтелгән сүзләре, багышланган шигырьләре һәркемнең күңелен күтәрде, ә менә унберенчеләр шигырьләре һәм җырлары аша гимназия белән саубуллашканда хәтта кояш та болытлар арасына кереп качып, әлеге мизгелнең моңсулыгын ассызыклады кебек. Ләкин һәрвакыттагыча иң дулкынландыргыч мизгел - вальс биегәндә укучыларның йөзендәге елмаюны кояш та куәтләп, нурларын ныграк сибә башлады.
Эх мәктәп, мәктәп, 13 ел элек үзем өчен чыңлаган соңгы кыңгырауның җырлы телен мин әле дә булса оныта алмыйм. Күзләргә яшь китереп, бер генә дәресне укыр идем бит, китәсем килми бит дигән көнем искә төшә һәм еллар саен әлеге тойгы тирәнәя генә бара.
Хөрмәтле гимназия укучылары, һәрбарчагызга имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, алардан чыкканда бәйрәмнән чыккандай үзегезне хис итәргә язсын. Чыгарылыш кичәсендә укытучыларыгыз әзерләгән бәйрәмнең ямен тагын да күтәреп, мәктәп белән һәрбер минутыгызның кадерен белеп калсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250