Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач кызлары татарчаны су урынына эчә

16-22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде.

Татар теленнән Балтач урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Диана Кәримова (укытучысы Гөлнар Хәйруллина) беренче урынны яулады. Шул ук мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Котдусова (Тәнзилә Нигъмәтуллина), 10 нчы сыйныф укучысы Энҗе Ибраһимова (Гөлнар Хәйруллина), гимназиядән Диана Мәхмүтова (Рәйсә Әхмәтова) һәм Чепья мәктәбеннән Резеда Гарипова (Илдария Сөләйманова) призерлар булдылар.

Татар әдәбиятыннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Камилә Кәримова (укытучысы Рәйсә Әхмәтова) призлы урын яулады. Рус төркемнәрендә укучылар өчен оештырылган татар теле олимпиадасында да гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Алена Борисова (укытучысы Чулпан Габделганиева) призер дипломына ия булды.

Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Фидания Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250