Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәдәният үзәгендә мәктәпнең “Йолдызлар парады” үтте

Балтач урта мәктәбе һәр елны уку елы тәмамланыр алдыннан талантлы, актив укучыларын барлап, алар өчен зур бәйрәм үткәрә.

Быелгы "Йолдызлар парады" да истәлекле мизгелләргә бик бай булды. Сәхнә түренә иң элек уку алдынгылары күтәрелде. Алар янында район, республика күләмендә уздырылган олимпиада җиңүчеләре, призерлары урын алды. Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар да бу көнне йолдыз булып балкыды. Сәнгать дөньясында инде танылу ала башлаган йолдызлар исә кичә буе тамашачыны матур җырлар, дәртле биюләр белән сөендерде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар хөрмәтенә дә иң җылы сүзләр әйтелде. Кичәдә иң күп йолдыз спорт күгендә балкыды. Сәхнәгә мәктәпнең 65 спортчысы чыгып тезелгәч ярты зал бушап калды. Матур башлангыч алган мәктәп грантын тапшыру мизгелләре парадның иң истәлекле мизгеле булды. Быелгы грант ияләре булып Диана Кәримова, Айсаф Зәкиев, Эльмира Бикбулатова, Булат Карипов танылды.
Шулай итеп, Балтач урта мәктәбе тарих китабының тагын бер битен япты, уку елының алдынгы укучыларын билгеләде, мәктәп күгендәге йолдызларын барлады.

Фоторепортажны тулырак күләмдә газетабызның «В контакте» социаль челтәрендәге төркемендә "«Хезмәт» - Балтач район газетасы" таныша аласыз. Төркемгә сайтыбыз (baltaci.ru) аркылы керә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250