Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мөгәллимнәрен тапмадык

18 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2014" исеменә Норлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбе биология укытучысы Алла Головенькина лаек булды.
14 апрельдән башлап Казан шәһәренең 39 нчы, 35 нче номерлы мәктәпләре һәм 131 нче номерлы балалар бакчасы базаларында "Ел укытучысы-2014" Республика конкурсының финал туры узды. Республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 70 иң яхшы укытучы үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим итте, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте, ата-аналар җыелышлары һ.б. үткәрде.
Нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары алар арасыннан 12 лауреат, төрле номинацияләрдә диплом белән бүләкләнгән 16 мөгаллимне һәм "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" номинацияләрендә 15 призерны билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, республика күләмендә җиңү яулаган Норлат укытучысы Алла Головенькина 2014 елның сентябрь аенда узачак "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия бәйгесенең финал турында республикабыз данын яклаячак.
Конкурс нәтиҗәләрен караганнан соң номинация җиңүчеләре һәм лауреатлары арасында үзебезнең район вәкилләре булмавы бераз күңелне төшерде. Бу әллә район мәгариф идарәсе җитәкчесенең озак булмавы, әллә инде бүтән сәбапләр нәтиҗәсеме, монысы инде безгә караңгы. Ә шулай да без үзебезнең укытучыларыбызга һәм тәрбиячеләребезгә ышанабыз, алдагы елларда алар әле үзләрен иң яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән теләктә калабыз.
Фото: http://mon.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/604582.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250