Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе тамашачыны концерт-батл белән шаккатырды (+ фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбе һәр елны май ае җитү белән тамашачы алдында иҗади хисап тота.

Коллектив үз тамашачысын ел саен нинди дә булса яңалык белән сөендерергә тырыша. Быелгы концерт та искәрмә булмады. Укучылар һәм укытучылар коллективы Балтач халкына концерт-батл тәкъдим итте.
Исеменнән үк аңлагансыздыр инде. Укучылар һәм укытучылар охшаш номерлар белән чыгыш ясады. Бик үзенчәлекле күренеш, әле мондый программа караган юк иде. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Ул алкышлар, мәдәният үзәгенең диварлары ничек чыдагандыр ул кичтә. Булдыра да соң Балтач мәктәбенең укучылар, ә укытучылары!!! Бу кичне чын мәгънәсендә яңа талантларны күреп сокландык.
Узган ел мәктәп сандугачлары булган Фәнзия Төхвәтуллина белән Илфир Лотфуллин дуэтыннан тамашачы мәхрүм калган иде. Чөнки узган концерт сезонында аларны күпме генә күрергә теләсәк тә насыйп булмады. Алар ел саен үзенчәлекле җыр белән тамашачы алдына чыгып, ел ачышына тиң матур мизгелләр бүләк итә. Шөкер, бу мизгелләрне тамашачы быел озак алкышлады. Бик популяр "Әйтергә микән, әйтмәскә микән" җыры белән алар бар залны аякка бастырды.
Биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталарының чыгышы хакында бик озаклап язарга булыр иде. Алар барысы да югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, тамашачыга онытылмаслык ял минутлары бүләк итте.
Һәр чыгышны бәяләүнең дә отышлы юлын уйлап тапкан оештыручылар. Чыгыш вакытында сәхнә артыннан яшеренеп кенә залны күзәткән алып баручылар кемнең көчле итеп кул чапканын күзәтеп, шул кешенең үзеннән кем өчен җан атуын бастырып сорап, дәфтәренә терки барды. Шунлыктан кайсы якның җиңү яулавын да билгеләве авыр булмады. Әлбәттә, укучылар һәм укытучылар җиңде. Чөнки биредә берсеннән-берсен аерып карау һич кенә дә мөмкин түгел иде. Укытучылары бер дигән биюче, җырчы, нәфис сүз остасы булганда укучылары ничек начар була алсын инде (әллә инде киресенчә микән!?)
Берничә сәгатькә сузылган концерт-батлның үткәне сизелмәде дә. Тамашачыга нидер җитми калган кебек тоелды. Без исә аның дәвамын - яңа ачышлар, яңа сюрпризларны икенче елга түземсезлек белән көтәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250