Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе ярминкәсендә ниләр булган (+фото)

Балтач урта мәктәбендә үткән ярминкәдә ниләр генә юк иде!?

Ярминкә сәгать 11дә башлангыч сыйныфлар ягында башланып, 12дә зурлар ягында дәвам итте.Укучылар берсен-берсе уздырып кул эшләре, камыр ризыклары, салатлар, кайнатмалар, компотлар, тозлаган кыяр-помидорлар сатты.
Чын ярминкә, исең китәр.сатып алучылар да елдан-ел арта, ярминкә буласын белеп күрше авыллардан кадәр килүчеләр бар. Сатучылар үзләре куйган бәядән төшми, сатып алучыга якын килеп үз товарын оста итеп мактап, аны сатканчы тырыша. Ярминкә кунаклары өчен махсус бүлмәләр: кафе-барлар эшләде, матурлык салоннары хезмәт күрсәтте, көлдерү, куркыту бүлмәләре дә булдырылган иде.
Без исә әти-әниләр балалар белән инде ничә еллар ярминкәдә катнашучы, сатыласы товарны әзерләүче буларак, нәрсәләргә күбрәк сорау булганын беләбез. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, сатып алучыга якын әйберләр тәкъдим итәбез. Ярминкәгә килүчеләр өй пирогларына, тортларга, "Кырмыска оясы"на бик мөкиббән. Быел хәтта язулы такталарга алдан заказ бирүчеләр дә булды. Күпчелек укучы "Яраткан әбиемә" дигәненә өстенлек бирде. Ярминкәне яшелчә үсентеләре сатып алыр өчен генә дә көтеп алучылар бар. Яхшы товар бит, әле аның өстенә бәясе дә бик очсыз.
Быелгы уку елында мәктәп коллективы ярминкәне ике тапкыр - көзен һәм язын үткәрде.
- Бик күңелле, балалар бик яраталар, аннан соң уку процессыннан бераз ял итү дә бит инде. Төрлелек тә кирәк, бала арып та китәргә мөмкин. Әле шунысын да әйтергә кирәк, бу чара укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, бала һәм әти-әнине дә бик якынайта. Аралашу өчен вакыт табып булмаган чорда ярминкәгә әйбер әзерләгәндә бала әти-әнисен эшкә тарта, алардан ярдәм сорый, шулай итеп үзләре дә сизмәстән бер-берләренә тагын да якыная. Тәрбия өлкәсендә бу бик мөһим момент, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250