Балтач мәктәбендә Әхмәт Мазһаров исемендәге “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясе булды
Бүген, ягъни 25 март көнне Балтач урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров исемендәге «Фәнгә адымнар» III фәнни-гамәли конференция булды. Әлеге конференция тәүге тапкыр 2012 елда оештырыла һәм ике елга бер тапкыр үткәрү гамәлгә кертелә.
Азат Зыятдинов: "Укучының сәләтен күреп алып, фәнгә булган кызыксынуын дөрес юнәлешкә юнәлдерүе һәм вакыты белән исәпләшмәве өчен мөгаллимнәргә һәйкәл куерлык!" дип белдерде. Ә Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, Гомәр Бәшировның оныгы - Гәүһәрия Хәсәнова үз чыгышында укучыларга: "Фән белән кызыксыну өчен максат, сәләт һәм ихтыяр көче кирәк. Биредә утырган һәр балада бу сәләтләр бар, димәк. Киләчәктә дә сайлаган юнәлешегезне үстереп, уңышларга ирешергә язсын, Сезгә!", - дип теләде.
Конференциядә катнашырга теләк белдереп, 25 районнан 270тән артык эш тәкъдим ителә. Шуның 97се сайлап алу турыннан үтеп, бүгенге конференциядә каралды, алар 8 төрле юнәлештә тикшерелде.
1984 елда Әхмәт Мазһарович Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан - профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакикый әгъзасы (академигы) итеп сайлана. Ул 1972 елдан Казандагы Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 елдан - директоры. Галим «Нефтехимия» фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе.
Академик Ә.М.Мазһаров - матбугатта басылган йөздән артык фәнни хезмәт, күп кенә уйлап табулар, патентлар авторы. Дөньяда беренче булып, Ә.Мазһаров тәкъдим иткән Тенгиз нефтен селектив демеркуризацияләү процессын АКШның «Шеврон» кампаниясе 1995 елда производствога кертә. Зур практик әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре өчен Ә. М. Мазһаров 1988 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1990 елда Татарстан Республикасының атказанган химигы исеме бирелә. 1998 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Балтач урта мәктәбендә укыган елларында Әхмәт Мазһаровның сыйныф җитәкчесе Мәгъсүм Абдуллович Мөхәммәтҗанов була. Мәгъсүм ага әле бүген дә үз укучысы белән горурланып, Әхмәт бик тырыш, максатчан укучы булды, дип искә ала. "Спортта да сынатмады, 3нче һәм 2нче разрядлы чаңгычы иде. Мәктәп беренчелегенә, район, зона ярышларында катнашып, район данын яклаган спортчы ул", дип яза аның турында "Алгырыш ташкыны ак җилкәннәр" китабында Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов. Тик кызганыч, аның үзен генә бу конференциядә күрү насыйп булмады.
(Җиңүчеләр белән алга таба таныштырырбыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев