Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

13 нче март көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбиятын туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәткәндә,

федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру кысасында коммуникатив-универсаль уку гамәлләрен кулланып, укучыларның эшчәнлеген оештыру» темасына семинар-киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең һәм Арча районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 5,6,10 нчы сыйныфларда Г. И. Хәйруллина, Р. Р. Шакирҗанова, Т. Х. Нигъмәтуллина, Г. М. Хәйретдинова ачык дәрес һәм чаралар күрсәттеләр.
Федераль дәүләт стандартлары таләпләре нигезендә төзелгән, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә укучылар өчен татар теле дәреслекләрен һәм методик кулланмаларын төзүдә катнашкан автор буларак, Балтач мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдаровнаның чыгышы тәкъдим ителде.
Бердәм республика тестларына әзерлек буенча экспертларның республика семинарында катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зәйнуллина Г. М., Гыйльфанова Р. Н., Зәйнуллина Л. Г. чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250