Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбенең иң якты йолдызлары чыгыш ясады (фото)

Кичә мәдәният үзәгендә Балтач мәктәбенең отчет концерты булды.

Cоңгы араларда район мәдәният үзәге бер көнгә дә тынып тормый. Иң элек җирлекләр арасында "И туган як кичләре" дигән бәйге үтте. Хәзер һәркөн диярлек мәктәп-бакча коллективларының отчет концертлары уза. Кичә исә мәдәният үзәге күгендә Балтач мәктәбенең иң якты йолдызлары кабынды.

Елның-елында искеткеч, үзенчәлекле чыгышлар белән тамашачыны сөендергән коллектив быел да зур бишле билгесе куярлык концерт тәкъдим итте. Республика күләмендә зур танылу алган "ЭРА" төркеменең "Ак калфакның табылган чагы" биюе белән башлангыч алган концерт нинди югарылыкта башланса, шундый ук югарылыкта тәмамланды да. Без бу кичтә инде тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән егет-кызлар белән беррәттән сәхнәгә тәүге адымнарын ясаучы нәни талантларны күреп сөендек. Баксаң, Балтач мәктәбе биюче егетләргә генә түгел, конферанс һәм искиткеч талантлы җырчы егетләргә дә бай икән. Иршат Бариев, Руслан Ибраһимов, Рамазан Әсадуллин чыгышларын тамашачы озак алкышлады. Ир-егетләр һәм гүзәл затлар ансамбле чыгышлары да тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Күпләр биюче буларак кына белгән Алсу Хаҗиева бу кичтә нәфис сүз остасы буларак танылды. Елның-елында иң популяр җыр белән чыгыш ясаучы искиткеч матур пар Фәнзия Төхвәтуллина белән Илфир Лотфуллин исә быел залны "Ак чәчәкләр"гә күмде.

Кыскасы, тамашачы һәр чыгышны сокланып, горурланып күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250