Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый

Сабантуй бәйрәме белән! Хөрмәтле райондашлар һәм Сабан туебыз кунаклары!

Җәй башы - өмет-ышанычлар, яңарышка омтылыш, төзү эшләре башланып киткән вакыт. Безнең, балтачлыларның, киләчәккә өмет белән каравыбыз өчен төпле нигезләребез, яхшы гамәлләребез бар. Игенчеләребезнең гомуми фидакарь тырышлыгы белән 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары орлыклары җир куенына салынды, язгы чәчүнең уңышлы төгәлләнүендә авыл эшчәннәренең бердәмлеге, хезмәт күтәренкелеге шушы җаваплы кампаниядә матур чагылыш тапты.


Бу терлекчелектә мул продукция җитештерү, җитештерү-икътисадый күрсәткечләребезне яхшырту чоры да. Районыбызның шушы җаваплы һәм икътисадым яктан иң әһәмиятле тармагында эшләүчеләр җәйге мөмкинлекләрдән уңышлы файдаланырлар дип ихлас күңелдән ышанам.


Безнең татар халкы кыр эшләрен тәмамлагач, яшел тугайларда, болыннарда бергәләшеп бәйрәм иткән, өенә кунак чакырган. Сабантуй мәйданнарына көрәшкә чыгып, бил алышкан, ярсу атлар чабышка чыккан, башка төрле ярышларга да, милли төсмерләргә дә бай ул безнең бәйрәмебез.


Сезнең һәммәгезне милли бәйрәмебез - Сабантуйлары белән ихлас күңелдән котлыйм. Бәйрәм рухы сезгә сүнмәс дәрт, яшәү рухы бирсен, исән-имин тормышта бергә-бергә матур итеп эшләргә һәм гомер итәргә язсын!
Бәйрәм белән сезне, кадерле райондашлар, хөрмәтле кунаклар!
Сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, шатлык-сөенечләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250