Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары «Илһам” бәйгесеннән илһамланып кайтты (фото)

Балтач укучылары Арчада узган "Илһам" иҗат бәйгесенең зона этабында катнашып кайтты.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының иҗатка сәләтле укучылар арасында "Илһам" иҗат бәйгесе уздыруы матур гадәткә керде. Бу атна башында икенче турга узган укучылар Арчада сайлап алу турында катнашты.
Районыбызның 11 мәктәбендә белем алучы 29 бала, шигырь, проза, драма һәм журналистика буенча осталыкларын күрсәтеп хөрмәтле жюри алдында имтихан тотты. Әлегә финалга үтүчеләр исемлеге билгеле түгел. Шулай да без чын күңелдән яшь каләм ияләренең зур җиңү яулавына ышанабыз.
21 апрель көнне исә әлеге укучылар Казанда узачак йомгаклау бәйрәмендә катнашачак. Ә инде призлы урын алучы укучылар Казан сәхнәсендә хөрмәтле җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250