Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары тискәре гадәтләргә каршы бергәләп көрәшә (+фото)

"Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән "Тискәре гадәтләргә юк дип әйтик" дигән профилактика чарасы үткәрде.

Һәрбер кешенең күп төрле гадәтләре бар. Алар уңай булган кебек тискәре дә була ала. Уңайлары үзеңне ышанычлы тотарга ирек бирсә, тискәреләре исә безне үзләренә бик тиз алып кереп китәләр, ә менә инде алардан котылу өчен бик күп көч таләп ителә. Тискәре гадәтләргә - алкоголизм, тәмәке тарту һәм наркомания керә. Әлеге замана чирләренә каршы тору өчен "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән "Тискәре гадәтләргә юк дип әйтик" дигән профилактика чарасы үткәреп, очрашуга район үзәк хастаханәсенең психиатр-нарколог табибы Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллинны чакырганнар иде. Рәшит Кәлимуллович укучыларга тәмәке тарту, алкоголизм, наркотиклар турында, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр саклау һәм тарату буенча сөйләп узды. Шулай ук видео-ролик күрсәтеп, укучыларны шуның нигезендә әңгәмәгә тартты.
"Хыял"ның педагог-оештыручысы Илфира Илфатовна "Слабое место" дигән интеллектуаль уен үткәреп, аның барышында укучылар үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Уенның ахырында егетләр һәм кызлар сәламәт яшәү рәвеше буенча плакат ясадылар. Әлбәттә, мондый төр очрашулар мәктәп яшеннән үткәрелеп, тормыш төпкеленә алып баручы гадәтләрнең никадәр көчле булуын укучылар вакытында аңлап калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250