Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбе “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә актив катнаша

Хәзерге вакытта районда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара. Әлеге чараның максаты - наркотикларга каршы көрәштә хокук сакчылары, хакимият органнары һәм халыкны берләштерү.

Билгеле булганча, акция инде берничә ел дәвамында уздырыла. Елның-елында айлык кысаларында күләмле эшләр башкарыла. Район буенча үткәрелә торган чаралардан тыш, белем йортлары да әлеге акциядә актив катнашалар: төрле очрашулар, сыйныф сәгатьләре, күргәзмәләр үткәрәләр.
Мәсәлән, Балтач урта мәктәбендә һәр атнаны җыела торган иртәнге линейкада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе хакында зур сөйләшү булган. Айлыкның беренче көннән үк китапханәче Фәнзия Төхвәтуллина күргәзмә оештырган.
10-11 сыйныф егетләре районның врач-наркологы Рәшит Шәфигуллин белән очрашса, 7нче сыйныфлар өчен халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйлә Низамиева белән әңгәмә оештырылган. Сыйныф җитәкчеләре дә бу юнәлеш буенча укучылар әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар үткәре, видеороликлар күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250