Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә Ника статуэткасы кемгә бирелде (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбендә "Парадлар таланты" үтте.

Матур гадәт буенча Балтач урта мәктәбендә ел саен укуның соңгы көннәрендә "Парадлар таланты" уздырыла. Быелгы чара аеруча җанлы булды. Алдынгы укучыларны котларга барлык мәктәп укучылары бердәм булып килде. Чара "Хыял" яшьләр үзәгендә үтте. Бәйрәм исә балалар түгел, нәкъ менә директор һәм аның урынбасарлары алып бару белән дә истәлекле булды.
- Узган ел район, республика күләмендә үткән олимпиадаларда 28 урын алган булсак, быел әлеге күрсәткеч 59га күтәрелде. Һәм районда беренче позицияне яуладык. Ә бит катнашучы балалар саны шул ук калды, бары сыйфат яхшырды, - дип укучыларга олы рәхмәтләрен ирештерде мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Бәйрәм сәхнәсенә иң элек уку алдынгылары чыкты. Аннан соң олимпиада җиңүчеләре һәм призерлар, гамәли конференцияләр, төрле бәйгеләр дә уңышка ирешкәннәр дә котланды. Мәктәп тормышында гына түгел, район һәм республика сәхнәләрендә дан казанган артистлар да бу көнне олы бүләкләргә лаек булды. Мәктәп спортчылары да чараның мәртәбәле кунаклары булып, диплом, медаль белән бүләкләнде. Араларында кемнәр генә юк, волейбол, баскетбол осталары, шахматчылар, каратистчылар, боксчылар, чаңгычылар, көрәшчеләр... Әле алай гына да түгел, шушы бүләкләнү мизгелләрендә Балтач урта мәктәбенең 4 спортчысы Казан шәһәрендә ГТО нормалары тапшыруда катнаша иде. Менә шундый уңган-булган егет-кызлар укый биредә.
Алдынгы укучыларны бүләкләү бер матур гадәт булса, мәктәп күләмендә грант тапшыру, Ника статуэткасы һәм музейларга юлламалар белән куандыру да укучыларга зур стимул бирә.
Быелгы уку елында Ләйсән Котдусова, Айзилә Шакирҗанова, Азалия Шакирҗанова һәм Ришад Сәйфетдиновлар грант белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, әлеге укучылар укуда гына түгел, спортта да, җәмәгать тәртибен саклауда да, сәнгатьтә дә гел алдынгы.
Икенче елын тапшырылучы Ника статуэткасы быел исә Ләйсән Котдусова, Динә Йосыпова, Диана Кәримова һәм Гүзәл Сәгыйтоваларга тапшырылды. Кызлар республика күләмендә үткән олимпиадаларда матур күрсәткечләргә ирешеп, мәктәп данын еракларга танытты.
Ел башыннан игълан ителгән спартакиада нәтиҗәләре буенча 6 в һәм 7 а сыйныфы укучылар Тукай Кырлайга юлламалар белән бүләкләнде.
Менә шулай матур мизгелләргә бай булган 2016-2017 уку елы да тәмам. Алда сынаулар көтә. Аларны уңышлы тапшырырга насыйп булсын сезгә балакайлар. Калган укучыларга исә җәйге каникулларда көч туплап, кабат туган мәктәбебездә күрешергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250