Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлылар IT-чемпион бәйгесендә

«IT-чемпион» бәйгесе ике номинациядә оештырыла. Конкурсның «Иң актив укучы» дип атала торган өлешендә катнашырга теләүчеләр әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, күршеләренә республиканың электрон хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлү узарга ярдәм итәргә тиеш. Укучы ярдәмендә сайтта шәхси кабинетын булдырган һәркем үз битендә яшүсмернең «Татарстанда электрон мәгариф» (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасындагы шәхси логинын җыя.

Шулай итеп, укучы исеменә махсус баллар туплана башлый. Сайтта теркәлү, электрон хезмәтләр өчен түләүгә баллар җыела.
«Иң актив укучы» номинациясендә бәйге 3 этапта уза: 1 марттан 24 майга кадәр, 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр. Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районнан 3 иң актив укучы - иң күп балл җыючылар - iPad планшетларына лаек була.


Конкурста җыелган балларын укучылар шулай ук төрле бүләкләргә дә алыштыра ала: театрга чакыру билетлары, сувенир бүләкләр, спонсорлар бүләкләре.
Бәйгенең «Иң яхшы укучы» номинациясендә 1нче этап нәтиҗәләре Казан ИТ-паркында узды. Безнең Балтач районы укучылары да бу конкурста бик актив катнашалар. Бигрәк тә Куныр (укытучы Р.Х. Нәҗипов), Балтач урта мәктәбе (укытучы Э.Р. Фәйзрахманов), гимназия (укытучы М.Н. Мөкминов).

Менә алар «IT-чемпион» республика конкурсының 1нче этабында үзебезнең район җиңүчеләре:
1 урын - Лира Шәйхетдинова, гимназия, 10 сыйныф;
2 урын - Ранил Нәҗипов, Куныр урта мәктәбе, 5 сыйныф;
3 урын - Муса Хәкимҗанов, Балтач урта мәктәбе, 4 сыйныф. Бу укучылар - iPad планшетлары белән бүләкләнделәр.
Конкурс дәвам итә. Укучылар iPad планшетлары әле тагын да алырлар шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250