Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлыларны «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенә Казан сәхнәсе көтә (фото).

Март-апрель айларында балалар һәм яшьләр өчен үткәрелә торган республика «Созвездие-Йолдызлык» телевизион фестиваленең зона этаплары үткәрелә. Зонага һәр районнан җыр, бию, конферанс номинацияләрендә иң сәләтле укучылар катнаша.

Бу уку елында әлеге бәйгенең муниципаль этабы районыбызда игълан ителгән «Милли тавыш» проекты кысаларында үтте. Әлеге проектта катнашып, үзләрен сынап караган укучыларның иң сәләтлеләре «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенең зона этабына тәкъдим ителде.
«Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенең зона этабы 23-24 нче мартта Биектау районында үткәрелде. Балтач районыннан 169 бала (19 җитәкче) катнашты.
24 нче март көненә - икенче турга 66 бала узды. Вокал-соло номинациясендә Балтач урта мәктәбе укучысы Җәләлиева Илида (остазы Әскәрова Г. Р.) I урын яулады. Балтач гимназиясе укучысы Хәмитова Зилә (остазы Әхтәмова Р. Р.) III урынга лаек булды. Кызлар икесе дә - районда үткәрелгән «Милли тавыш» проекты катнашучылары.
Конферанс номинациясендә Балтач мәктәбе укучысы Габдрахманова Илүзә II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Нигъмәтҗанов Р.). Ә Салавыч мәктәбеннән Зарипов Инсаф (җитәкчесе Бәдегетдинова Ф.Р.), Балтач гимназиясеннән Габделганиев Расил (җитәкчесе Әхтәмова Р. Р.), Балтач мәктәбеннән Вәлишина Гүзәл (җитәкчесе Нигъмәтҗанов Р.) III урыннарны яуладылар. Бу укучылар шулай ук «Милли тавыш» проектында уңышлы чыгыш ясадылар.
Бию коллективлары арасыннан Балалар сәнгать мәктәбенең «Мирабель» бию төркеме (Карадуган урта мәктәбе укучылары, җитәкчесе Хәбибуллина Н. Ф.) - III урынга лаек булды. Алда әйтелгән барлык җиңүчеләр бәйгенең йомгаклау этабында Казан шәһәрендә чыгыш ясаячак.
Бәйгенең махсус бүләгенә лаек булучылар арасында исә безнең районнан Балалар сәнгать мәктәбенең «Солнышко» бию төркеме (җитәкчесе Йосыпова А. Р.) дә бар.
Әлфия ТӘКЫЕВА,
мәктәптән тыш эшләр
үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250