Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның мәдәниятле укучылары Казанга кунакка барды

26 май көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының "Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясендә район буенча җиңү яулаган укучылар башкалабыз Казанның "Әкият" дәүләт курчак театры бинасында тантаналы йомгаклау чарасында катнаштылар.

Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы Евдокимов Филипп (Урта Көшкәт мәктәбе, 1сыйныф), Балтач үзәк балалар китапханәсе укучылары Федоров Артем (Балтач урта мәктәбе, 2а сыйныф), Юнысова Камилә (Балтач гимназиясе, 3а сыйныф), Норма авыл китапханәсе китап укучысы Гатауллин Ислам (Норма урта мәктәбе, 4а сыйныф) һәм "Иң мәдәниятле әни" исеменә лаек булган Юнысова Раушания Илдус кызы (Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) тантаналы өлештән соң төрле чараларда катнашып, "Кәҗә белән Сарык" һәм "Дюймовочка" исемле спектакльләр карап, бүләкләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250