Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның яшь гение

Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган Илдар Җәләлов турында районда гына түгел, бөтен республикада да беләләр. Күптән түгел "Ялкын" журналында Балтачның яшь гение турында язма дөнья күрде. Рәхим итеп укыгыз.

"Күптән түгел Балтач гимназиясе укучылары безне үзләренә кунакка чакырдылар. Кунакка буш кул белән барып булмый дип, журналистикага бәйле төрле биремнәр һәм кызыклы уеннар алдык. Менә шул уеннар вакытында Илдарны күреп калдык та инде. Импровизациягә хирыслыгы, артистлык сәләте белән бөтен игътибарны үзенә җәлеп итте. Соңрак мин аның тагын берничә кызыклы факт белдем. Кыскасы, сезгә үзегезгә Илдар белән танышырга кирәк. 14 кенә яшендә булуына карамастан, инде 9нчы сыйныфны тәмамлаган яшь гений.
Ничек килеп чыккан соң бу хәл диярсез? 7нче сыйныфта укыганда, Илдарның тизрәк мәктәпне тәмамлыйсы килә башлый. Күп нәрсәләр белән кызыксынган, үзлектән күп китаплар укыган Илдар 8нче сыйныфта үтәргә тиешле бик күп материалны алдан белгән. Нәкъ менә шуңа күрә берәр сыйныфны сикертеп үтәргәдер дигән нәтиҗәгә килгән. Гаиләдә һәм мәктәптә каршы килүче булмагач, август аенда сынауларга әзерләнеп, 8нче сыйныфта тапшырылырга тиешле барлык контроль эшләрне һәм диктантларны тапшырган Илдар. Нәтиҗәләре яхшы булганга, 8нче сыйныфны укып тормыйча, 9га күчергәннәр. Үҗәтлек һәм теләк булса, барысына да ирешеп була икән".

Сайтыбызда да, газетабызда да Илдарның быел 7 фәннән олимпиадада катнашып, җиңүче һәм призер булганын язган идек. Ул экология фәненнән Россиякүләм олимпиадада катнашып, Татарстан данын да яклады. Укудан тыш вакытларында Илдар туган як экологиясен өйрәнә һәм ашарга пешергә ярата.

Афәрин, Илдар. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булып, Балтач данын еракларга танытырга язсын үзеңә.

http://yalkyn.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250