Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта 1 ел да эшләргә өлгермәгән мәктәпне япканнар?

Хөрмәтле редакция! Ярак Чурмада күптән түгел генә төзелгән өр-яңа мәктәп-бакча комплексы ябылган дип ишеткән идем. Чыннан да шулаймы, сәбәбе нәрсәдә соң? Газетага шул турыда аңлатып языгыз әле. И.Галиева (адресым редакция өчен генә).

Бу сорау белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваны таныштырдык.
- Ярак Чурма башлангыч мәктәп-балалар бакчасы 2016 елның 1 сентябрендә ачылган иде. Кызганычка, лицензия белән бәйле рәвештә, суд карары нигезендә, быелның 29 маеннан комплекс эшчәнлеген вакытлыча туктатты. Барлык хезмәткәрләр график нигезендә чираттагы ялга китте.
Лицензиягә килгәндә, яңа төзелеш булганлыктан, бездән генә тормаган сәбәпләр белән тоткарлык килеп чыкты. Барлык рөхсәт кәгазьләрен вакытында туплау өчен объектның район милкенә күчүе кирәк. Ә ул район милкенә 23 декабрьдә күчә. Аннан соң оператив идарә итү килешүе төзелә һәм лицензия алу өчен документлар туплана башлый (эшнең тәртибе шулай). Барлык рәсми документлар 10 апрельдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек департаментына тапшырылды. 4 майда эксперт комиссиясе урынга килеп уңай бәя биреп китә. Ләкин департамент, роспотребнадзор уңай заключениены реестерга вакытында куймау сәбәпле, комиссия лицензия бирмәскә дигән нәтиҗә чыгарды. БДИлар булу сәбәпле, 26 июньгә кадәр департаментта документлар кабул ителми, алар эшли башлау белән бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250