Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта 52нче тапкыр республикара «Дуслык учагы» кабыначак

Быел 23 нче майда Балтачыбызда өч республика балаларның традицион «Дуслык учагы» үткәреләчәк.

1966 нчы елда Казан укытучыларныӊ белемен күтəрү институты методисты Сергей Сергеевич Носов районнарга чиктəш республикалар белəн мондый «Дуслык учаклары» үткəрүне тəкъдим иткəн була. Бу инициативаны районныӊ гына түгел, республиканыӊ алдынгы пионервожатые Чепья урта мəктəбеннəн Фəрт Галиевич Гыйльманов күтəреп ала. Һəр елны май аенда Дуслык учагы үткəрə башлыйлар.

Бер елны бу учакта очрашуны Татарстан республикасыныӊ Балтач районы уздырса, икенче елны Мари республикасыныӊ Мари-Турек районы, өченче елны Киров өлкəсенеӊ Малмыж районы кабул итеп ала. Бу чара пионерларныӊ да, бүгенге көн балалар оешмалары членнарыныӊ да көтеп алынган бəйрəме. Делегатлар итеп һəр дружинаныӊ иӊ алдынгы укучылары сайлана.

Иртə таӊнан бизəлгəн автобусларга утырып, балалар учак үткəрелəчəк районга юнəлəлəр. Һəр делегация аерым төстəге футболкалардан. Аларны республика чигендə тантаналы рəвештə каршы алалар. Авылларда кулларына чəчəклəр тоткан балалар озатып кала. Килеп җитүгə һəр районнан да 10 ар бала кергəн 30 ар кешелек 10 отряд төзелə. Тантаналы линейка вакытында делегациялəр берсен -берсе котлыйлар, унышлары белəн уртаклашалар, истəлек сувенирлар белəн алмашалар. Элегрəк төрле станциялəрдэ йөреп милли традициялəр, ризыклар белəн танышалар, биюлəр, җырлар ойрэнəлəр иде. Еллар үткəн саен бу бəйрəмнеӊ максаты һəм традициялəре үзгəрми, бары тик үткəрү формалары гына заманга яраклаштырыла.

Сонгы елларда безнен районда үткəрелгəндə «Дуслык мәйданында очрашу», «Дуслык шəһəре төзү», «Дуслык планетасы» төзү кебек балаларны дуслаштыруга юнəлтелгəн иҗади коллектив эш оештырыла. Төшке аштан соӊ җитезлек, тизлек сорала торган сынаулар аша үтəлəр. Бəйрəм көне буе төрле миллəт халыкларыныӊ биюлəре, җырлары белəн аралашып бара. 2015 нче елда 50 нче «Дуслык учагы» Малмыж шəһəрендə үтте һəм ул Бөек Жинүнеӊ 70 еллыгына багышланды. Узган ел 51 нче учак Мари -Турек районында үтте хэм ул Кино елына багышланды.

Быел 23 нче майда балаларнын традицион бәйрәме безнен районда үткәреләчәк. Бәйрәм Пионер оешмасы төзелүгә - 95 ел, Татарстан автономияле республикасы төзелүгә -100 ел, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы үткәрелүгә багышланачак. Дуслык учагы флагын укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән балалар күтәрәчәк. Татар өе, Мари өе, Удмурт өе , Рус өе төзелеп мили ризыклар , йолалар белэн танышу булачак. Милли Балалар уеннары, балалар жырлары башкарылачак. Пионерия станциясендә пионер җырлары , пионер тарихы, герой пионерларны искә төшерәчәкләр. Татарстан белән бәйле геройлар белән танышачаклар. Кызыклы сюрпризлар да көтә эле балаларны. Яна традицияләргэ нигез салыначак.

Төшке аштан сон яшьләр бүлеге хәрби-спорт квест уены үткәрәчәк. Кичен «Дуслык учагы» кабына. Пионер, дуслык турында җырлар башкарыла. Көне буе бер-берсе белән аралашып, дуслашкан балалар бер-берсе белəн адреслар алмаша. Соңыннан дуслык социаль челтәр аша дəвам итə.

Моннан 52 ел элек кабынган «Дуслык учагы»нын əһəмияте бүген дə чиксез. Дөньяныӊ төрле почмагында əледəн-əле сугыш утлары кабынып торганда без балаларны таныштыру, дуслаштыру юнəлешендə эшлибез. Бу дуслык өлкəннəр һəм районнар арасында дəвам итə. Үзеннəн-үзе җыр сүзлəре искə төшə: «Дуслык булса яшəр гомергə бөтен җир шарында тынычлык».
Резидə Гаязова,
тəрбия эшлəре
буенча методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X