Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балалар бакчасына җылылык бирелә башлады

Җәй аена аяк бассак та, көннәр җылынырга ашыкмый. Җылы киемнәрне еракка алып куеп булмый әле.

Өйләребездә җылы булса да, ә менә сабыйлар бакчаларда туңып ятарга мәҗбүр. Чөнки җылылык бирү туктатылганнан соң бакчага йөрүче 2-4 яшьлекләр арасында ОРВИ белән авыручылар саны арткан иде.
Һава торышы начар тору сәбәпле, район башлыгы Рамил Нотфуллин карары белән райондагы балалар бакчаларына иртәнге сәгатьләрдә кабаттан җылы бирелә башлады.
Ә үзәк җылылык системасына тоташкан бистәнең беренче номерлы балалар бакчасында исә, йокы бүлмәләрен электр миче белән җылытып алырга мөмкин дип рөхсәт ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250