Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта иң яхшы туризм проекты кемнеке?

Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты кысаларында "Туристик бизнесны оештыру" компетенциясендә җиңүчеләр билгеле булды.

Хәтерләсәгез, "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты районыбызда туризм буенча проектлар яклау белән башланды. Барлыгы 31 проект тыңланды.
Куныр урта мәктәбенең Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары һәм мәктәп музее турындагы проект беренчелекне яулады. Бистәнең 3 номерлы балалар бакчасы һәм Балтач урта мәктәбе проектлары икенче урынга лаек булды. Балтач гимназиясе һәм Салавыч күппрофильле лицее тәкъдим иткән проектлар - өченче призлы урында.
"Иң яхшы маршрут" номинациясендә - Урта Көшкәт мәктәбе, "Иң яхшы бизнес-план" номинациясендә - Ор авылы бакча-мәктәп комплексы, "Тарихи ачыш" номинациясендә Нөнәгәр мәктәбе дипломга ия булды.
Җиңүчеләр һәм дипломантлар район күләмендә үтәчәк "Йолдызлар парады"нда бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250