Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мәктәп укучылары арасында “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үткәрелде (фото).

27 февральдә "Балтач" спорткомплексында гомуми урта белем бирүче мәктәп командалары арасында "Зарница Поволжья - 2015" дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары булып узды.

Әлеге ярыш үзенең күптөрлелеге, республикакүләм уздырыласы ярышларга мөмкин булганча якынрак китереп эшләнелгән булуы белән аерылып торды. Ярышны район мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, ФОРПОСТ, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм башкарып чыктылар.
Беренче урынны билгеләгәндә 11 төрле ярыш-конкурс нәтиҗәләре исәпкә алынды: стройда атлау, тарихи сорауларга җавап бирү, визитка (таныштыру), плакатлар конкурсы, пневматик винтовкадан ату, АКМ-74 не сүтеп-җыю, граната ату, гер күтәрү, турникта күтәрелү, идәннән күтәрелү, канат тарту.
Ярышның җиңүчесе булып Чепья урта мәктәбе укучылары танылды. 2 нче урынны Балтач гимназиясе укучылары, ә 3 нче урынны Түнтәр урта мәктәбе укучылары яуладылар. Аларның барсын да уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы буласы республика ярышларында зур уңышлар телибез.
Ярышларныӊ нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Стройда атлау:
1 урын - Чепья урта мәктәбе;
2 урын - Балтач гимназиясе;
3 урын - Түнтәр урта мәктәбе.
Тарихи сорауларга җавап бирү:
1 урын - Балтач, Карадуган урта мәктәпләре, Балтач гимназиясе;
2 урын - Куныр, Яӊгул урта мәктәпләре;
3 урын - Кече Лызи, Нөнәгәр, Түнтәр, Чепья урта мәктәпләре, Салавыч лицее.
Визитка:
1 урын - Карадуган, Түнтәр урта мәктәпләре;
2 урын - Балтач гимназиясе, Нөнәгәр, Чепья урта мәктәпләре;
3 урын - Бөрбаш, Куныр, Кече Лызи урта мәктәпләре.
Плакат ясау:
1 урын - Карадуган, Кече Лызи урта мәктәпләре;
2 урын - Балтач гимназиясе, Балтач, Нөнәгәр, Урта Көшкәт, Түнтәр урта мәктәпләре;
3 урын - Норма, Смәел урта мәктәпләре, Салавыч лицее.
Пневматик винтовкадан ату (егетләр):
1 урын: Габдрахманов Рәсим, Карадуган урта мәктәбе;
2 урын - Спиридонов Андрей, Кече Лызи урта мәктәбе;
3 урын - Мөхәммәтҗанов Фәрит, Нөнәгәр урта мәктәбе.
Пневматик винтовкадан ату (кызлар):
1 урын: Ахмадуллина Зәринә, Карадуган урта мәктәбе;
2 урын - Камалова Сөмбел, Смәел урта мәктәбе;
3 урын - Хәбибрахманова Сөмбел, Бөрбаш урта мәктәбе.
АКМ-74 не сүтеп-җыю:
1 урын - Антонов Дмитрий, Балтач гимназиясе;
2 урын - Миңнуллин Илназ, Чепья урта мәктәбе;
3 урын - Нурзадин Нурсил, Түнтәр урта мәктәбе.
Граната ату:
1 уры - Әхмәтҗанов Марат, Салавыч күп профилле лицее;
2 урын - Низамиев Илшат, Смаел урта мәктәбе;
3 урын - Габделәхәтов Булат, Янгул урта мәктәбе.
Гер күтәрү:
1 урын - Каримов Фәнзил, Норма урта мәктәбе;
2 урын - Гатиятуллин Рөстәм - Балтач гимназиясе;
3 урын - Вятчин Валерий - Чепья урта мәктәбе.
Турникта күтәрелү:
1 урын - Бикбаев Хәлил, Балтач урта мәктәбе;
2 урын - Фәхретдинов Рүзәл, Борбаш урта мәктәбе;
3 урын - Галимҗанов Рәмис, Балтач гимназиясе.
Идәннән күтәрелү:
1 урын - Аниева Дарья, Чепья урта мәктәбе;
2 урын - Сагыйтова Элина, Балтач урта мәктәбе;
3 урын - Дәминова Илсинә, Нөнәгәр урта мәктәбе.
Канат тарту:
1 урын - Чепья урта мәктәбе;
2 урын - Салавыч күппрофилле лицее;
3 урын - Нөнәгәр урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250