Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта Сингапур укулары дәвам итә

Янәдән районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын арттыру" дип исемләнгән укулар башланып китте.

Әлеге тренинглар Яңгул, Урта Көшкәт, Субаш укытучылары өчен үткәрелде. Урта Көшкәт мәктәбе базасында мәгариф идарәсе методистлары - Римма Әшрапова, Рәмзия Хәйруллина, Гөлшат Җиһангирова укучыларда критик фикерләүне үстерү алымнары белән таныштырдылар.
Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла, укучыны төрле яклап үстерү, тормышка өйрәтү күздә тотыла. Сингапурда барлык балаларга да бертөрле шартлар тудырылган. Бөтен система баланың сәләтен, фикерләвен үстерүгә юнәлдерелгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250