Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре бара

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән, 4 нче апрель көнне Балтач гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынау тестлары уздылар.

Сынау Казан Федераль университеты әзерләгән биремнәр нигезендә сайлап алу предметы буларак үткәрелде. Биремнәрдә татар мәктәпләрендә укучылар өчен иҗади биремле изложение, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен изложение язу каралган.
Башка еллардан аермалы буларак, бу уку елында рус мәктәпләрендә укучылар өчен телдән җавап бирү өлеше кертелде. Ул 4 биремнән тора: беренче биремдә күләме зур булмаган текстны кычкырып уку, икенче биремдә шартлы сораштыруда катнашу, өченче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү, дүртенче биремдә, планга нигезләнеп, аерым бер темага эзлекле монологик сөйләү күз алдында тотыла.
Төп дәүләт имтиханында катнашучы бер укучы бу биремнәрне 15 минут эчендә башкарырга тиеш. Җаваплар аудиоязмага теркәлеп бара. Мондый төрдәге имтиханны безнең районда 18 укучы сайлаган. 4 нче апрель көнне бу укучыларның барысы да әлеге имтиханны биреп карауда катнашты, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250