Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта "Туган тел" җырын татар, удмурт, рус телләрендә башкаралар

21 февраль көнне барлык мәгариф учреждениеләредә дә зурлап "Туган тел көне" билгеләп үтелде.

Газетабызның электрон вариантында 19 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Кадерле һәм гүзәл Туган телем" дип аталган тематик кичә үткәрелүе турындагы хәбәргә райондашыбыз Василий Никитин үзенең "Национальный гимн "Туган тел" в Средне-Кушкетской школе на празднике посвященном ко Дню родного языка исполнили на трёх языках: на татарском, удмуртском, русском" дигән фикерен калдырган. Бу юлларны укыганда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белән ничек горурланмыйсың ди?!

Балтач - күпмилләтле төбәк. Шуңа да элек-электән татар, удмурт, мари, рус халыклары бердәм булып гомер итә. Удмурт, мари халкына "Афәрин!" дияргә генә кала. Алар үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Русча, хәтта, татарча да яхшы беләләр, аралашып яшиләр.

Фото: edu.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: