Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта "Тукай оныклары" бүләкләнде (видео)

Бүген редакциябездә "Тукай оныклары" бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә тәбрикләү булды.

Тукайның 130 еллыгына багышлап, "Хезмәт" газетасы редакциясе "Тукай оныклары" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бик күп эшләр кабул иттек, моның өчен сезгә, кадерле укучыларыбыз, чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез. Тугыз дистәгә якын чал тарихы булган газетабыз белән бергә булганыгыз, безне укыганыгыз һәм бәйгеләребездә актив катнашканыгыз өчен олы рәхмәт сезгә.
Ә җиңүчеләргә килгәндә, алар арасында балалар бакчасы сабыйларын күрә алуыбызга да бик куандык, чөнки алар кече яшьтән "Хезмәт"ебез турында хәбәрдар булып үсә. Тукай әкиятләрен заманчалаштырып, фоторәсемнәр белән баетып биргән 2 номерлы балалар бакчасының Фәридә Әхмәдуллина һәм Лилия Галимуллина җитәкчелегендәге төркем нәниләре - Кирам Нуриев, Сафия Рябицева, Сәгыйть Мөхәммәтгалиев, Таңсылу Закирҗанова һәм балалар авызыннан ишеткәннәрне язып җибәргән Салавыч балалар бакчасы коллективы, Рәмис Сәйфелганиев редакциябезнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Инде тәүге шигырьләре белән газетабыз битләрендә күренергә өлгергән югарырак сыйныф укучылары өчен дә чиксез куанабыз. Район газетасы әдәбият мәйданына старт булып торганын барыбыз да яхшы белә. "Тукайга ияреп шигырь язучы" номинациясендә Салавыч лицееның 7 сыйныф укучысы Фирүзә Миңнемуллина һәм Ор башлангыч мәктәбеннән Азалия Сафина җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде. Беренче урынга исә Пыжмарадан Илвира Галимуллина, икенчегә Бөрбаштан Әнисә Сәләхетдинова, өченче урынга Карадуганнан Миләүшә Гафурова лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә редакциябезнең истәлек бүләкләре һәм "Форсат" җәмгыяте әзерләгән пакетлар тапшырылды.

Киләчәктә дә газетабыздан аерылмый, безнең белән бергә калсагыз иде.

Исегезгә төшерәбез бүгенге көндә "Хезмәт" газетасына язылу бара, яртыелга язылу бәясе - 672 сум. Редакциябезгә килеп алу мөмкинлеге булган райондашлар "Хезмәт"кә альтернатив рәвештә языла ала, анысының бәясе - 395 сум (моның өчен редакциягә килеп язылу кирәк!). Абунәчеләребез арасында июнь аенда 10 капчык песок уйнатабыз. Моның өчен безгә газетага язылганлык турында квитанция белән бер куплетлы шигырь юлларга кирәк. "Хезмәт"кә язылсагыз, иң якын кешеләрегезгә котлау биргән чакта 10 процентлы ташлама да каралган. Язылыгыз, безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: