Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта яшь һөнәрчеләр чемпионаты гөрләде (+фоторепортаж)

4-6 нче апрель көннәрендә Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты узды.

JuniorSkills - иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри әзерлек нигезләре һәм мәктәп укчыларының һөнәри осталыклары ярышының программасы. Бу программа Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева инициативасы белән районыбызда икенче елын уза.
4нче апрель көнне Батач урта мәктәбе базасында - электротехника, электромонтаж, слесарь; Балтач гимназиясендә - робототехника, дизайн, ресторан сервисы, чәчтараш; Карадуган гимназиясендә - татар ашлары компетенцияләре буенча һөнәри ярышлар узды.
5нче апрель көнне Түнтәр мәктәбе базасында - журналистика; Субаш мәктәбендә - туризм; Сосна мәктәбендә - ландшафт дизайны, флористика, декоратор компетенцияләре буенча укучыларыбыз көч сынашты.
6 нчы апрель көнне Норма мәктәбе базасында - сайт булдыру, лаборатор-химик анализ, интернет әйберләр; профессиональ лицейда - кирпеч салу, сәркатип, пешекче; Бөрбаш мәктәбендә - агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча ярышлар узды.
Укучыларыбыз бу ярышларда бик теләп катнаша. Ни кызганыч, урын өчен генә катнашучы мәктәпләрдә юк түгел. Көне килеп җиткәч кенә катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Һәр чараның таләпләре мәктәпләргә алдан ук җибәрелә. Әмма ярышлар вакытында аларның һәрберсе дә үтәлмәвенә шаһит буласың. Мәсәлән, Сосна мәктәбендә үткән флористика компетенциясендә укучылар үзләре әзерләгән эшкә презентация ясый алмады. Бу һич кенә дә бала гаебе түгел, ә җитәкченең укучыны тиешле дәрәҗәдә ярышка әзерләп бетермәве. Бары Балтач һәм Бөрбаш укучылары гына үз эшләренә тулы презентация ясый алды, әлбәттә әлеге мәктәп укытучылары мактауга лаек. Алдагы чемпионатларга әзерлек чорында таләпләргә зур игътибар бирү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250