Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта язын да чаңгы шуалар (+фото)

Берничә көн элек Балтач гимназиясендә укучы бер малайның коридордан барган укытучы артыннан йөгереп килеп, "Рәлиф абый, Рәлиф абый, бүген чаңгы түгәрәге буламы?" дигән соравы елмаерга мәҗбүр итте. Хәтта аптырашта калдым... "Ничек инде?! урамда кар да калмады бит инде, ә чаңгы түгәрәге буламы?" дип сорыйлар дип уйлап куйдым.

Шушы кызыксыну Балтач гимназиясенең физик тәрбия укытучысы, бик күп егет-кызларның кумирына әверелгән һәм чын остазы булган Рәлиф Рафикович Әскәров белән җанлы әңгәмә корырга этәрде...
- Рәлиф Рафикокович, җәй көне дә чаңгы шуамыни?! Бу кечкенә генә малай чаңгы түгәрәге буламы дип сорады түгелме соң?..
- Әйе, язга аяк басып, сезонны ябып, чаңгыларны җыеп алып куйсак та, түгәрәге безнең ел дәвамында эшли, йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү, җиңел атлетика белән даими шөгыльләнүләр дәвам итә, туктап торганыбыз юк. Тренеровкаларны өзәргә, кичектереп калдырырга һич кенә дә ярамый. Кышкы ярышлар өчен июль-сентябрь аларында ук медицина тикшеренүе үтеп куела. Организмның чыныгуы, әзерлеге бик мөһим. Чөнки чаңгы спорты бик зур ихтыяр көче, тырышлык таләп итә, ялкаулыкны җиңәргә өйрәтә.
- Балалар теләп йөриләрме, түзәләрме?
- Бүгенге көндә 40лап бала тренеровкаларга йөри. Кечкенәдән үк балалар спортның бу төренә өстенлек бирәләр икән, алар олы кешегә караганда, җиңелрәк кереп китәләр. Арада авырлыкка түзә алмаучылар да очрый. Ә нигездә, теләп йөриләр. Кыш көннәрендә дәресләрдән соң чаңгы киеп, басу-кырлар буйлап чыгып китәбез. Табигатьтә булып, саф һава сулап кайту үзе бер рәхәтлек. Күнекмәләргә өйрәтү, төрле алымнарга төшендерү, аларны пратикада чаңгы трассасында кулланып карау - балаларга аеруча да ошый. Чаңгы спорты - ул сәламәтлек чыганагы. Балаларның яшьтән үк организмнары камилләшә. Монда дөрес туклану да бик мөһим. Чаңгыда шуган баланың укуы да яхшы була. Түгәрәккә йөргән балаларның күпчелеге гимназиянең алтын, көмеш медаль ияләре.
- Чаңгы түгәрәген ничәнче елын алып барасыз инде? Сез үзегез чаңгы спортына ничек кереп киттегез?
- Курмаладан Балтач мәктәбенә йөреп укыдым, минем аяктан чаңгы төшмәде. Язын, җәен гел йөгерүдә булдым. Армиядә ул йөгергәннәрне ныгыта гына төштем. Казан Дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергәч, чаңгы спорты белән тагын да ныграк шөгыльләнә башладым. Студентлар Спартакиадасында, республика ярышларында алдынгылар рәтеннән төшмәдем. Мине 1983 елда "Уражай" спорт җәмгыяте председателе итеп билгеләделәр. 1984нче елда Свердловск шәһәрендә "Урожай" ирекле спорт җәмгытенең Үзәк Советы беренчелегендә чаңгы узышларында 50 километрлы дистанцияне икенче булып үттем. Моның өчен чаңгы спорты буенча СССРның спорт мастеры дигән дәрәҗәле исем бирелде. 1986 елдан башлап 10 ел Балтач урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләдем. Аннан соң хәзерге көнгә кадәр Балтачта гимназия ачылганнан бирле биредә эшлим. 31 ел дәвамында балалар белән чаңгы түгәрәге алып барам. Тик кызганыч, бу еллар эчендә ничә бала шөгыльләнде икән, төгәл әйтә алмыйм...
- Ярышларда катнашырлык, уңышларга ирешерлек итеп әзерләнү өчен күпме вакыт кирәк?
- Кимендә өч ел вакыт кирәк. Быелгы сезонда уңышларга ирешкән балалар 2003-2004нче елгылар. Алар беренче сыйныфта түгәрәккә йөри башладылар. Ә быел инде нинди зур уңышларга ирештеләр.
- Мактауга лаек укучыларыгыз, уңышларыгыз белән таныштырып үтегез әле?!
- Быелгы сезон безнең өчен бик уңышлы булды. Ел саен ярышларда чемпионнарым була торган иде үзе, ләкин моның кадәр үк зур уңышларга ирешкән елым булмады. Кышы да әйбәт килде. Республика күләмендә ирешкән алдынгы урыннарыбыз байтак. Сезон ачылганчы ук сентябрь аенда Алабуга шәһәрендә 1999-2000, 2001-2002, 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында чаңгычыларның физик мөмкинлекләрен ачу максатыннан, Татарстан беренчелеге өчен үткәрелгән чаңгы роллерлары ярышында 2002-2003 елгылар арасында 3 километрлы арада Аяз Исрафилов 92 узышчы арасында икенче булды.
Татарстан Республикасы беренчелегенә Бөгелмәдә Рузалин Бакиев призына оешитырылган сезон ачылышында ук безгә бәхет елмайды. Балтач гимназиясендә белем алучы минем укучыларым Зәйнәб Нигъмәтҗанова ике көндә дә икенче урын алды. Ә егетләр арасында Аяз Исрафилов икенче һәм дүртенче урынга лаек булды.
Узган ел декабрь азагында Казан шәһәрендә КСП призына узган Татарстан Республикасы беренчелеген ачу ярышларында чаңгычыларыбыз сынатмады. 2003 елгылар арасында Зәйнәб - беренче, Аяз - икенче, ә 2004 елгылар арасында Әмир Сөнгатуллин - беренче, Рамил Хөснетдинов - икенче урын яуладылар.
Гыйнвар аена чыккач, 20се көнне Яшел Үзәндә 2001-2002 елгы егет-кызларыбыздан торган команда беренче урынны алып зур җиңү алып кайтты.
Ә март аендагы ярышларга килсәк, шулай ук Яшел Үзәндә үткән "Надежда Татарстана" ярышында 5 кыз, 5 егет булган командабыз шулай ук беренчелекне яулады. Аерым ярышларда Зәйнәб Нигъмәтҗанова ике көндә II һәм IV урыннарны, ә Аяз Исрафилов - IV урын алды.
Март башында шулай ук Казан шәһәрендә узган традицион ярышта дабезнекеләр сынатмады. Кызлар арасында Зәйнәб икенче урын алса, Кече Лызи мәктәбе укучысы Никита Борисов - беренчелекне яулады, ә Аяз Исрафилов - икенче, Рәйхан Газыймов - өченче булды.
21-23 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узган ярышларда да катнашып, җиңүләр белән кайттык. 1999-2004 елгы укучылар командасы - III урын, ә аерым шуу ярышында Зәйнәб белән Аяз икесе дә беренче булдылар.
Шулай итеп, быелгы сезонда республика күләмендә үткән 6, ә районда исә рәсми төстә оештырылган 8 ярышта катнашты. 13 укучы I разряд нормативын үтәде. Укучыларым зур җиңүләргә ирешә алды. Бу - иң куанычлысы!!!
- Котлыйм Сезне шундый зур уңышларыгыз белән! Чыннан да, һәркайсы олы мактауга лаек. Биредә сезнең укучылар уңышы гына, ә башка мәктәпләрдә чаңгыга караш ничегрәк?
- Кызганыч, барлык мәктәпләрдә дә чаңгы спортына карата бердәй игътибар юк шул. Нибары 5 мәктәптә генә Балтач балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән махсус тренерлар эшли. Чепьяда - Роман Никитин, Соснада - Ранил Гыйбадуллин, Кече Лызида - Сергей Григорьев, Балтач урта мәктәбендә - Линур Галимҗанов һәм Балтач гимназиясендә - мин.
Ярышлар уздырганда катнашучылар саны күп булу төп шарт, районның барлык мәктәпләре дә чакырыла. Тик чаңгы буенча тренеры булган мәктәпләр генә килә. Мәктәп директорлары тарафыннан оештыру һәм активлык җитми дип уйлыйм.
- Чаңгы спортына ярдәм итәргә теләүчеләр, иганәчеләр бармы?
- Ел саен ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр очрап тора. Араларында чаңгы "җене" кагылган дусларыбыз һәм балалар өчен махсус бүләкләр алып, иганәчелек ярдәме күрсәтүче эшмәкәрләребез, оешма-хуҗалык җитәкчеләре дә бар. Рәхмәт аларга!
Бу уңадан, иң беренче зур рәхмәтебезне район башлыгы Рамил Нотфуллинга ирештерәбез. Аның ярдәме белән ярышлар өчен яңа 5 комплект чаңгы кайтартылды. Бу безгә нык терәк булды. Шулай ук соңгы ике елда оешкан төстә район башлыгы призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу ярышлар дәвамлы булсын иде, дип телибез. Даими инанәчеләребездән "Мегаом" җитәкчесе Раиф Гафиуллин, Рифат Зарипов, Алмаз Исрафилов, Глеб Давлеков, "Сосна" җәмгыяте рәисе Фирдәвес Ситдыйков, Айдар Каюмов бар. Менә ике ел рәттән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов призына ярыш үтте. Чепья авылында җирлек башлыгы Азат Нотфуллин эшмәкәрләр белән берлектә ярыш оештыруны матур традициягә әверелдерде. Хәниф Бариев республика күләмендәге ярышларда катнашучыларга ярдәм итеп килә. Аларның һәркайсына зур рәхмәт белдерәм, эшләрендә уңышлар телим.
- Сез бит әле үз призыгызга да ярышлар уздырасыз?
- Әйе, Балтач мәктәбендә эшли башлаган елларда оештырып җибәргән идем, дәвамлы булды ул. 30 елдан артык һәр кышта ярышлар оештырып киләбез. Бик күңелле генә үтә, балалар көтеп ала. Хәтта ул ярышларга балалар арасында әти-әниләрен, гаиләдәге туганнарын алып килүчеләр дә бар.
Чыннан да, гаиләләре белән чаңгы шуучылар саны арта бара, Сез дә килешәсезме?
Ул "Сабантуй" паркында яктыртылган чаңгы трассасы салуны, даими рәвештә ярышлар, атнаның һәр чәршәмбе кичендә "Төнге чана юллары" дип исемләнгән чаралар уздыру нәтиҗәсе. Кыш дәвамында анда хезмәт коллективлары, җитәкчеләр, ветераннар, гаиләләр арасында уен-ярышлар узды. Гаиләләргә килгәндә, иң активларының берничәсенә тукталып үтим әле: Алмаз Исрафилов, Фирдәвес Ситдыйков, Илдар Усманов, Рамил Шакиров, Сергей Григорьев, Глеб Давлеков, Азат Әхмәдуллин, Камил һәм Рамил Нигъмәтҗановлар.
- Рәлиф Рафикович, чаңгы спортын үстерү буенча районда тагын нинди эшләр башкарырга кирәк дип саныйсыз?
- Чаңгы ярышы - алган урыннар, минут яки секундлар белән генә бәяләнми бит әле ул. Уңышларга ирешкәнче зур тырышлык таләп ителә. Чаңгы ул иң кыйммәтле спорт төре дә. Чөнки хәзерге көндә яхшы чаңгы, инвентарьлар һәм аларның кирәк-яраклары бик кыйммәт тора. Моның өчен зур суммалар сарыф итәргә кирәк. Матди ярдәм һәм яхшы трасса кирәк. Районда киләчәктә чаңгы базасы булсын иде! Бу минем - иң зур хыялым!
Районда Чепьяда, Кече Лызи ягында Ялтрада һәм район Сабантуй мәйданында чаңгы юллары бар. "Сабантуй" ял паркында трасса яктыртылып, уңайлыклар булдырылды. Әле анда да эшләп бетерәсе урыннары бар. Без бит укучылар белән өйрәнүләр вакытында бу чаңгы трассасы булганчы Яңгул, Көшкәт, Көек авыллары ягына чыгып китә идек. Юлларда йөргәндә яки юл аша чыкканда безне аңлап, үткәреп җибәргән шоферларга рәхмәт белдереп үтим әле.
Шулай ук Элекке елларда район күләмендә "Йолдызлар балы" ягъни "Бал звезд", "Надежда района" дип исемләнгән чаралар уздырыла торган иде. Аларда яшь спортчыларыбызны бүләкләүгә зур әһәмият бирелде .Яшь буында спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибар тагын да артсын өчен, мөмкин булса, шуларны кире торгызырга иде!
- Рәхмәт Сезгә, Рәлиф Рафикович! Эшегездә уңышлар телим.
Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250