Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башладыкмы, башладык...

Укучыларыбыз уку елы дәвамында төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә актив катнашып киләләр.

Районныӊ горурлыгы - Лариса Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Веселушки" бию төркеме дип әйтә алабыз. 2013 нче елда алар район тарихында беренче тапкыр "Созвездие"-"Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында катанашып, 1 дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар. Укучылар "Созвездие"-" "Йолдызлык" фестивале кунаклары булып, Кырымда ял иттеләр, анда да дәрәҗәле чараларда катнаштылар. Культура министрлыгының отчёт концертында да аларның чыгышы югары бәяләнде.
Ирек Васенкин туплаган биючеләр колллективы да район, республика, бүтән төбәк сәхнәләрендә дә уӊышлы чыгыш ясыйлар, "Созвездие"- "Йолдызлык" фестиваленеӊ дәрәҗәле каинашучылары. Әле аларныӊ яулыйсы үрләре алда. Бу 2014 - Мәдәният елында "Созвездие"- "Йолдызлык" фестивалендә барлык катнашучыларга уӊышлар телик һәм бүгеннән үк аларны сәхнәләрдә күрә алабыз. Фестивальнеӊ сайлап алу чыгышлары башланды.
24 - Чепья мәдәният йорты
25 - Салауч мәдәният йорты
26 - Сосна мәдәният йорты
27 - Карадуган мәдәният йорты
28 - Балтач мәдәният Үзәге.
Чыгышлар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгышлары белән 9-30да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250