Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче укытучыбыз Әлфия апа

Мәктәптә белем алырга килгән һәрбер укучының күңелендә беренче укытучысы аерым бер урынны алып кала. Аның нинди булуына бәйле рәвештә, я бала белем учагын яратып, көн дә бәйрәмгә барган төсле сөенеп йөри башлый, я бармас өчен меңләгән сәбәп таба. Безнең Әлфия апа Хәсәншина исә һәркемнең йөрәгенә ачкыч табарлык йомшак күңелле, кешелекле,...

Минем күңелемә дә башлангыч сыйныфта уку дәвере җылы-якты хисләр, балалык чоры шуклыклары, «гөнаһ»лары белән кереп калган. Шуларның берничәсе турында язып үтмичә мөмкин түгел.
Без ни өчендер башлангычта укырга бик иртә йөри идек. Кышның караңгы иртәләрендә сыйныф бүлмәсе ишеге төбенә килеп утырудан, качышлы уйнаудан тәм таба торган булганбыздыр инде. Димәк, укытучыбыз безнең йөрәкләрдә белем учагына карата шундый олы ярату, хөрмәт хисе тәрбияли алган. Беренче «бишле»ләр алуны да һич онытасыбыз юк. Әлегедәй хәтеремдә: математикадан мәсьәләләрне дөрес итеп беренче чишкән өчен бер көнгә биш «бишле» алуым. Шулай итеп без үзара ярыша идек.
Тагын бер олы вакыйга буларак истә калган хатирәм, укытучыбызның мин авырып, күп дәрес калдыргач, өйгә килеп укытуы булды. Бер урамда торуыбызга да карамастан, укытучының безгә кереп, рус теленнән тема аңлатуы минем өчен әйтеп бетермәслек олы вакыйга иде. Шулай итеп, кечкенә-кечкенә калейдоскоп бизәкләре төсле дәресләре белән укытучыбыз безне тәрбияләгән, олы тормыш юлына әзерләгән. Хәзер дә аның үткәргән җырлы-биюле бәйрәмнәре, ачык дәресләре истә. Бу - безнең балачакның әйтеп бетермәслек кадерле, бер үк вакытта татлы да, ачы да мизгелләре мәңге күңелебез күген яктыртып торырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250