Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче укытучым

Бүгенгедәй хәтерлим, әти-әнием белән беренче тапкыр мәктәпкә килгәнемне. Безне матур, сөйкемле, елмаеп кына торган беренче укытучым каршы алды.

Ул Гәрәева Раушания Харисовна иде. Сигезенче тапкыр җиргә «орлык чәчте» шулай. Ул «орлыклар» без инде. Шул «орлыклар» шытып чыксын, тамыр җибәрсен өчен күпме эш башкарды: су сипте, ашландырды, җирне йомшартты, кирәк чакта сукалады, тырмалады. Ул - бик әйбәт укытучы. Гадел, таләпчән, кул эшләренә бик булган. Дәресләрне дә бик күңелле итеп алып бара. Бигрәк тә математика, технология, рәсем дәресләре миңа ошый. Мин ул дәресләрне көтеп алам. Безгә кул эшләренең серләрен, рәсемне ясау гына түгел, ясаганны күрә, соклана белергә дә өйрәтте.
Без төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алабыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Без аңа бик рәхмәтле. Безгә көчен кызганмыйча белем биргәне, сабырлыгы өчен. Тиздән без 5нче сыйныфка күчәбез, ә сезгә яңа «орлыклар чәчеп», аларга көч куярга туры килер. Без сезгә сәламәтлек, сабырлык, яңа үрләр яулавыгызны телибез. Ә без, сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез, дус-тату булып гел алга атларбыз диеп ышанам.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250