Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Без музейга бардык

Матур шул безнең туган ягыбыз, табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә, яшәве рәхәт бездә. Авылыбыз елдан ел матурая, үсә, кирәкле булган һәр нәрсә үз урынында. Ә инде районыбыз горурлыгы булган музеебыз белән ничек мактанмаска, республикабызда да күп түгел бит әле безнеке кебек музейлы авыллар.

Елның елында үзебезнең төркем балалары белән музейның һәр залына аерым сәяхәт кылабыз. Бүгенге сәяхәтебез дә, Муса Җәлилнең 110 еллыгын каршылап, аның тормыш юлын, иҗатын тулырак өйрәнү максатыннан оештырылды.

Музей директоры Фирая Зыятдинова зурлап, олы кунак кебек каршылады үзебезне. "Кечкенә балаларны аеруча яратабыз, ди ул, аларның һәр сораулары кызык һәм самими". Бала бала инде тотып карыйсы килә бик, кызыксыналар. Төркемдә шөгыльләнү дә сиздерә: әти-әниләр белән бергәләп рәсем бәйгесен уздыру, тәрбиячеләрнең шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерүләре эзсез калмады. Балалар Муса Җәлилнең кемлеге, батырлыгы, кайда һәм ничек җәзалап үтерелүенә дөрес җавап бирделәр. Музей хезмәткәре Лилия Җәләлиева балаларга аңлаешлы итеп, бик матур экскурсия үткәрде.
Билгеле инде фотога төшәргәдә онытмадык. Музейлар көне уңаеннан яңадан кунакка да чакыргач,балалар белән бик тә куаныштык.Балалар һәм тәрбиячеләр исеменнән зур рәхмәт сезгә. Бик кирәкле, игелекле һәм изге эшегездә уңышлар телибез.
Наҗия Хәйруллина,
Карадуган балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250