Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы бара

Балтач районында барлыгы 972 педагогик хезмәткәр хезмәт куя, шуларның 543 укытучыбыз үзләренең яраткан эшләрен башкара. Якты матур мәктәпләребездә 3768 бала белем ала.

Спартакиаданың максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, лидерлык рухы үстерү, кышкы һәм җәйге спратакиадага әзерлек тора. Чыннан да, респуликабызда уздырылган кышкы спартакиада районыбыз өчен бик куанычлы булды: Балтач районы беренче урынны яулады.

Җәйге төрләрдә сынаттык диеп әйтергә кирәк. Шакиров Фаиль Фарисович - армреслинг ярышларында 2 урынны, Гарифуллина Ландыш Василовна - шашка ярышлары буенча 3 урынны яуладылар. Алдан ярышларга нык әзерлек булсын дип, җәйге спартакиадада артык укытучыларыбызны күрсәтә алмаганга, бу бәйрәмне оештыруга һәр педагогик коллектив та бик шатланып риза булды.

Бүгенге спартакиада да районыбызның барлыгы 24 команда, 336 педагог (61,8 %) катнаша һәм үзара көч сынаша, шул исәптән: җитәкчеләр командасы (мәктәп директорлары һәм балалр бакчалары мөдирләре), мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы.
Үткәреләчәк спартакиаданың шартлары республикада үтә торган мәгариф хезмәткәрләренең таләпләренә туры килә: катнашучы төп эштә эшләүче (совместитель түгел) укытучы булырга тиеш. Һәр катнашучы ике төр ярышта гына катнаша ала, аның да икенчесе - канат тарту булып тора.
Спратакиада программасына түбәндәге спорт төрләре кертелде:
- өстәл теннисы (1 хатын-кыз һәм бер ир-ат);
- бадминтон (1 хатын-кыз һәм бер ир-ат);
- турникта тарлылу (1 ир-ат);
- идәннән тартылу (1 хатын-кыз);
- шахмат (1 хатын-кыз һәм бер ир-ат);
- шашка (1 хатын-кыз һәм бер ир-ат);
- канат тарту (1 хатын-кыз һәм бер ир-ат).
Һәр төр ярышта да һәркем үзе өчен генә ярышса да, командага ир-ат һәм хатын-кыз результатлары бергә санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250