Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Кече Лызи мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе секциясе узды

15 нче август көнне Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Заман таләпләре шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытудагы традицияләр һәм яңалыклар» темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Секция эше татар әдәбияты дәреслекләре авторы Гарифуллина Миләүшә Ярулловнаның «Рус телендә белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә татар әдәбиятын укыту үзенчәлекләре» темасына чыгышы белән башланды. Кенә төп мәктәбеннән Фәйзрахманова К. Ф., Түнтәр урта мәктәбеннән Нәкыйпова Л. М., Куныр урта мәктәбеннән Саттарова Ә. Р., Балтач урта мәктәбеннән Хәйруллина Г. И. чыгышлары тынланды.
Чепья урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Илдария Габдулловна «Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның креативлыгын үстерүдә күпфункцияле методик алым» исемле мастер-класс тәкъдим итте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Нурсөя Идрисова 2012-2013 нче уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елына эш планы белән таныштырды, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә тукталды.
Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова республика күләмендә милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек, Балтач районының әлеге юнәлештә булган уңышлары һәм проблемалары, 2014-2015 нче уку елына татар теле һәм әдәбиятын укыту юнәлешендә куелган бурычларны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250