Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әбиләргә хөрмәт

Күптән түгел Балтач гимназиясендә кунакта булдык бит әле.

Укытучы Эльмира Кузьмина, озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Гөлзилә Хәбибуллина бик итагатьле, тәмле телле, яхшы педагоглар икән. Без - әбиләрне җылы каршыладылар. Оныкларыбыз белән берсеннән-берсе матур концерт номерлары хәзерләгәннәр. Шуларны тамаша кылып, сөенеп, горурланып кайттык. Минем кебек инде оныгының баласының концертын күрергә килгән тагын бер әби бар иде. Безнең өчен шушындый матур концерт карап кунак булу аеруча зур шатлык булды.
Әниләрне шулай зурлыйлар иде инде. Әбиләргә карата да шундый хөрмәт күрсәтү балалар тәрбияләүдәге без керткән өлешне дә бәяләү кебек булды.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250