Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш мәктәбендә очрашу кичәсе зур оешканлык белән үтте.

14нче февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбендә узган очрашу кичәсе күңелләрдә мәктәп елларын яңартты.

Мәктәпне тәмамлаганга 20 елдан башлап, 50 ел булганнарга кадәрге укучылар чакырулы иде. Таныш йөзләр, бергә укыган сабакташлар һәм, иң мөһиме, безне укыткан укытучыларны күреп-сөйләшү безнең өчен үзе бер истәлекле вакыйгага тиң булды. Кичә концерт номерлары белән, очрашуга килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды.
40ел элек бер класста укыган Нормабаш, Кили, Пүскән, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан һәм Бөрбаш авылы балалары бергә җыелып, аралаштык, сөйләштек. Арада хәтта 8нче классны тәмамлаганнан бирле күрешмәгән кешеләр дә бар иде.
Бу тантаналы кичәне оештыру һәм матур итеп үткәрү өчен мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы гаять зур тырышлык күрсәткән. Зур рәхмәт аларга! Рәхмәтнең иң олысы Бөрбаш урта мәктәбе директоры Гүзәл Бариевага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250