Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БӨРБАШ МӘКТӘБЕНДӘ УКЫР ИДЕМ. НИ ӨЧЕН?

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалова безне, «Сөембикә» журналистларын, Бөрбаш авылына алып китте.

«Гүзәлнең эшләрен күреп кайтыгыз әле», - ди. Бөтен Балтач районына атаклы Бөрбаш мәктәбе, аның директоры Гүзәл Бариева турында күпмедер дәрәҗәдә ишетеп белә идек инде. Ул оештырган эшләр дә яңалыгы, күпләрне кузгата алуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Бөрбаш авылында, мәсәлән, атказанган укытучылар күп икән. Озак еллар мәктәптә эшләп тә, исем-дәрәҗәләргә ия була алмаган мөхтәрәм затларны ничек тә зурлыйсы, хөрмәтлисе килә Гүзәлнең. 90, 80 яше тулган укытучыларга - «Бөрбашның атказанган укытучысы», 70 яшьлекләренә «Остаз укытучы» дигән мактаулы исемне биреп, истәлек билгесе тапшыруны ул уйлап чыгара инде! Авылның ихтирамга лаек укытучылары өчен бу исем иң кадерле бүләккә тиң, диләр. Бөрбашны күпләргә таныткан Җәлил хәзрәт Фазлыевка исә «Игелекле остаз» исемен тапшырганнар!
Гүзәл Галимулла кызы Бариеваның гаҗәп кызыклы эшләр оештырып йөрүе турында тагын әллә ниләр сөйләргә була торгандыр.
Авыл мәктәбен тәмамлаучыларның Гүзәл хыялы белән уйлап табылган очрашуын исә ел саен көтеп алалар, бер күрешү өчен әллә кайлардан, Мәскәүләрдән, Себерләрдән үк кайталар ди хәтта! Авыл мәктәбен тәмамлаучыларның тормышта югалып калмавын, җаваплы эшләрне булдыра алуларын укучыларына да күрсәтәсе килә директорның, авылдан чыгып киткәннәрне берләштерәсе килә. Чын мәгънәсендә җаны-тәне белән мәктәп, балалар дөньясына бирелгән кеше. Аны «вожатый Гүзәл апа» чагыннан ук белә авылдашлары. Балтач район комсомол оешмасында II секретарь булган чагын да яхшы хәтерлиләр. Мәктәпне, укучыларын сагынып, туган мәктәбенә кайтуын да хуплап сөйлиләр. Боларга өстәп, университетта укыган еллары, атаклы язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелегендә диплом яклаулары исә Гүзәлне тәмам мәктәп дөньясына беркетеп куйган, аны шәхес итеп үстергән, күрәсең.
...Авыл башында ук сыерчык оялары күтәреп йөргән малайларны күреп алдык. Һәр өйнең үз сыерчык оялары бар икән! Мәктәп остаханәсендә малайлар үзләре ясый ди! Урманга да элеп кайтканнар, лесхозга да җибәргәннәр.
Ялт итеп торган мәктәпнең кунакчыл хуҗабикәсе Гүзәл Галимулла кызы, елмаеп-балкып, ишегалдына ук чыгып каршы алды безне. Шигырь юллары белән сәламләүче кечкенә кызлар-малайлар, ягымлы укытучы апалар, гөлләргә күмелгән класс бүлмәләре... Остаханәдә станоклар артында мәш килүче егетләр күренеп кала, аш-су әзерләү бүлмәсендә алъяпкыч япкан кызлар коймак пешереп йөри, ә күрше бүлмә - оста кулларныкы: әнә, үзләре теккән 40 лап төрдәге киемнәр эленеп тора.
«Башта алъяпкыч тегәргә өйрәнәләр, аннары - итәкләр... Җәйге күлмәкләр, кичке бәйрәм күлмәкләре, концерт күлмәкләре... - дип саный Гүзәл апалары, кызлар белән горурланып. - Тегә белмәгән кыз бала юк бездә».
Ә без аларның мода күрсәтүен тамаша кылабыз. Бөрчаклы күлмәкләр, озын итәкле күлмәкләр, купшы күлмәкләр... Кызлар, әйтерсең, подиумда!
Кулларыннан эш килгән балалар өчен Гүзәл апалары бер сөенсә, әти-әниләренең куанычын әйтеп аңлатырлык кына да түгел! Аларның һәркайсы (!) Әниләр көнендә, 23
февральдә, 8 Мартта кыз-уллары кулы белән ясалган бүләкне ала бит! Бер генә ата-ана да бүләксез калмый!
Гүзәл Галимулла кызы «Ак калфак» оешмасы белән берлектә үткәрелгән чаралар турында да сөйләп китә.
- Зөлфирә апа «Бишек туе» да үткәртә, җиләк җыярга да алып бара, Болгарга да алып китә... Шәҗәрәләр төзү буенча бөтен авыл советларын эшләтте. Клуб диварлары тулды алар белән. Бездә һәр гаиләнең шәҗәрәсе бар хәзер. Зөлфирә Фәсхиевнаның эшләмәгән, оештырмаган эше юк. Өенә кайчан кайтып керәдер ул, белмим. Өлкәннәр белән, балалар белән нәрсә эшлибез, балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшне ничек оештырабыз - һәркайсына планы бар. Күптән түгел бөтен авылларда «Аулак өй» күренешләрен карап чыктылар. «Бишек туе» да шулай үтте. Анысы инде республика күләмендә үткәрелде. Бөтен балалар бакчалары катнашты анда. Бишекләрнең ниндиләре генә юк иде! Кем бишек җырлары белә? Нинди борынгы җырларны тапканнар? Алары турында да сөйләделәр. Эшләребезгә Җәлил хәзрәт бәя бирде. Ул берәр мәгънәле сүз әйтеп куя, Зөлфирә апа шундук эләктереп тә ала, бераздан яңа чаралар да уйлап таба башлый. «Төп нигез»конкурсы да шулай туды. Төп нигезне кемнәр саклый? Әлбәттә, киленнәр!..»
«Балалар бишектә үсәргә тиеш, коляскада түгел...» «Бишек туе» Җәлил хәзрәтнең шул сүзләреннән башлана да инде. Һәм бөтен республиканы кузгата! Ул бәйрәмнәрдә өлкәннәр дә, балалар да катнаша. «Мондый чаралар бүгенге белән үткәнгене тоташтыручы күпер ул. Халкыбызның матур йолалары, күркәм гадәтләре, яңартылып, заманга яраклаштырылып, кире кайтарыла», - ди Гүзәл Галимулла кызы.
Табигатьтә пылаулар пешереп, самавырлар куеп,«Карга боткасы»н уздыруларын ымсындырып сөйли. «Җәй көне «Мөселман сабан туе үткәрәбез, килми калмагыз, җыелып кайтыгыз Бөрбашка», - дип, хушлашканда кунакка чакырырга да онытмый.
Саубуллашабыз. Ул арада Гүзәл Галимулла кызының бушаганын түземсезлек белән көтеп торган укучылары сырып ала. Бүген кич дус, тату сыйныфның сере нәрсәдә икәнен ачыклыйлар икән бит. Мәктәпкүләм зур кичә буласы ди. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күптер. Серләре дә булмый калмас. Гүзәл апаларыннан да шәбрәк аңлаучы юк та ул!
syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250