Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенендә 2 укытучыбыз лауреат

«2014-2020 нче елларга Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру максатыннан март аенда Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы...

Бәйгедә Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы I урын, Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы II урын, Чепья урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Илдария Габдулла кызы III урын яулады.
Казан шәһәрендә төбәкара бәйгенең 1 нче турында Рәсәй төбәкләреннән 70 туган (рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) тел укытучысының материаллары бәяләнде. Шулардан 52 укытучы бәйгенең 2 нче этабына чакырылды. Катнашучылар "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" дигән темага презентация һәм милли костюм тәкъдим иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Укытучыларның хезмәтләре Казан федераль университеты, Фәннәр Академиясе галимнәреннән, күренекле фән, мәдәният эшлеклеләреннән торган абруйлы жюри тарафыннан бәяләнде. Бәйгене тантаналы төстә ачу һәм ябу чараларында Президент Аппараты,Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Халыклары Ассамблеясы вәкилләре катнашты. Бәйге кысаларында милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, фән һәм сәнгать әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар үткәрелде.
Балтач районыннан Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы һәм Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Антонова Наталья Львовна Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250